Кукмараның «Восток» ҖЧҖ Россиядә икенче һәм республикада беренче булып моноазык җитештерү буенча уникаль проектны тормышка ашыруга кереште. Хуҗалыкта оештырылган “Моноазык” (“Монокорм”) кооперативында инновацион азык цехы эшли башлады, анда җирле чималдан һәм сатып алынган премикслар белән протеин өстәмәләрдән эре мөгезле терлекләр өчен савымны һәм авырлыкны ике мәртәбә диярлек арттырырга ярдәм итә торган «диетазык» җитештерелә. Бу инициативаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да 5 млн. сум күләмендә грант биреп хуплады.
«Киләчәктә мондый цехларны «Урал», «Уңыш», «Әсәнбаш-Агро» җуҗалыкларында төзү дә планлаштырыла. Шундый цехларда җитештерелгән азык өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга кулай бәяләрдән сатылачак. Шулай ук бу азык хуҗалыкларга печән, салам, ашлык урынына да биреләчәк. Моноазык терлек хуҗасына ишек алдына кадәр китереләчәк, - дип аңлатты районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илһам Ганиев. – Сыерлардан күбрәк продукция алу өчен протеинга бай азык кирәк, ә хуҗалыклар куллана торган фуражда, саламда ул юк».
Моноазык белән кешеләр кызыксына башлады. Берәүләр табыш турында уйласа, икенчеләрен, печән-саламнан бөтенләй баш тартып, сыер организмына зыян килми микән дигән уйлар борчый, ул очракта хайваннарны болынга чыгаруның да кирәге калмас бит дип уйлыйлар алар.
«Моноазыкта күпмедер дәрәҗәдә печән, салам бар, шулай ук аңа тагын кирәкле матдәләр дә өстәлә. Аның составына 21 төрле азык өстәлә: кукуруз, яссылатылган ашлык, сыгынты, премикс, тоз, печән, сенаж, силос һәм башкалар, шуңа күрә сыерлар сәламәтлеге турында борчылырга кирәкми, - дип сөйләде Илһам Ганиев. – Ә хайваннарны болынга чыгарыргамы-юкмы, моны һәркем үзе хәл итә. Шунысын аңларга кирәк, әгәр хайваннарны болынга чыгарасың икән, көйләнгән ашату системасы бозылачак һәм савым да системалы рәвештә төшәчәк: май-июньдә яшел масса аркасында савым югары булса, сезонлы сусыл азык бетүгә савым төшәчәк. Моны булдырмас өчен даими рәвештә хайваннарны моноазык белән тукландырырга тәкъдим ителә».
Бүгенге көндә азык әзерләү цехлары «Вахитов ис.» һәм «Восток» хуҗалыкларында эшли. Алда әйткәнебезчә, моноазыкта сыерлар өчен кирәкле барлык микроэлементлар да бар. «Восток» хуҗалыгы моноазыкны шәхси хуҗалыкларга һәм КФХларга сата. Вахитов ис. хуҗалык та аның үрнәгендә эшләргә җыена, әгәр моноазыкны халык ошатып ала икән, тулы җитештерү системасын эшләтү механизмын да көйләргә була.
«Безнең хуҗалыкта моноазык әзерләү цехы моннан бер ай элегрәк эшли башлады. Көнгә 130 тонна азык җитештерелә, - дип сөйли «Восток» хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Леонтьев. – Моноазыкны халыкка тарату өчен Төркиядән 2 млн. сумнан артык бәягә махсус упаковка җайланмасы сатып алдык. Шуның ярдәмендә моноазык вакуумлы капчыкларга тутырыла, аларда азыкны озаклап сакларга була, ул бозылмый. Бер сыерга тәүлеклек рацион 240 сумга төшә».
Җитештерелгән моноазыкны тәҗрибә өчен күпләп сыер асраучыларга тәкъдим иттеләр. Моның белән Түбән Шәмәрдән (Починок Шемордан) авылыннан Ибраһимовлар һәм Югары Чура (Село-Чуры) авылыннан Михайловлар кызыксынды. Аларга карап, башкалар да кызыксына башлады.
«Әлегә моноазыкны үзебез алып кайтабыз, - диде Түбән Шәмәрдән авылыннан Камил Ибраһимов. – Эшләр тулысынча көйләнгәч, җитештерүчеләр азыкны ишек алдына ук китереп бирәчәкләр. Бу азыкны сыерларга бер айлап бирәбез инде, башта ике сыерга гына бирә идек, бозаулаганнан соң өченчесенә дә бирә башладык. Болын сезоны беткәч, калган терлекләрне дә моноазыкка күчерергә уйлыйбыз. Көнгә өч мәртәбә бирәбез, бер сыерга 45 килограммга якын кирәк, сыерлар бик теләп, бөртегенә кадәр ашап бетерәләр. Мондый азыкка күчкәч, савым 4-5 литрга артты. Элек бер сыер 16 килограмм сөт биргән булса, хәзер ул 20-21 литр бирә. Күз тимәсен, калганнары да шулай, хәтта күбрәк тә бирәләр.
Югары Чура авылыннан Юрий Михайлов хуҗалыгында 10 сыер бар, шуның икесе буаз. «Моноазыкны болынга чыгармый торган ике сыерга бирәбез, калганнарына савымны арттыру өчен әз-әзләп бирә башладык, - дип сөйли Юрий Николаевич. – Соңгы вакытта кайбер сыерларда савым 10 килограммга калды, әмма, моноазыкка күчкәч, хәтта 24 килограммга җитте. 10 сыерга көнлек азык порциясе элек 3200 сум була иде, ягъни бер сыерга 320 сум, бу әле электр энергиясен, су һәм башка чыгымнарны исәпләмичә. Ә хәзер, моноазык бирә башлагач, бер сыерга чыгым 240-250 сум тәшкил итә».