Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән ветераннарны котладылар

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  республиканың  агросәнәгать комплексын үстерүгә  үзләреннән зур  өлеш  керткән, шул  тармакта  фидакарь  хезмәт иткән  ветераннарны  Халыкара  өлкәннәр  көне  белән  котладылар.     Бу  игелекле     традиция  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  берничә  ел  рәттән  инде  дәвам  итә һәм  бүген дә Игенчеләр  саренда  авыл  хуҗалыгы  тармагының  150дән артык  ветераны  җыелды.    

Тантаналы  чараны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары     Николай Титов ачты.

«Кадерле  хезмәттәшләр, тармак  ветераннары  чын  күңелдән  сезне  бәйрәм  белән  котлыйм.  Мин сезнең  һәрберегезне  бүген  биредә  күрүемә  шатмын.     Безнең  очрашулар   игелекле    традициягә  әверелеп  китте һәм  бу  менә  шулай  бергә  җыелып  утыру  өчен  тагын  бер  күркәм  сәбәп», – бип,  билгеләп  үтте Николай Титов.

Министрның  беренче  урынбасары  ветераннарга  республика агросәнәгать комплексының торышы  турында  сөйләде.   «Татарстан – Россия  Федерациясенең  динамикалы  үсә  торган  үзенчәлекле субъекты. Республиканың  нинди  үзгәрешләр  кичерүе  безнең  күз  алдыбызда. Болар  - социаль үзгәрешләр дә, авылда  авылда  төзелә  торган    объектлар һәм башкалар», – диде  ул.   

«Сез үзегезнең  тырыш  хезмәтегез  белән салган  ныклы  нигезне  без  саклап  калырга,  аны  тагын да  ныгытырга, көчәйтергә  тырышабыз.     Сез башкарган  үрнәк эшләр өчен  без  сезгә  нык  рәхмәтле.    Сез илебезнең  хөрмәткә  лаеклы  буыны», – дип  ассызыклады  Николай Титов һәм  ветераннарга  нык  сәламәтлек, хәерле  озын  гомер һәм  аларның  тормыш  юлларында  шатлык-куанычларның  күбрәк  булуын  теләде.  

Ветераннар  чәй  өстәле  янында  авыл  хуҗалыгында  эшләгән  елларын, үткәннәрне  искә төшереп,  матур  хатирәләрне  барлап,  гапьләшеп  утырдылар һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелегенә  даими  ярдәм  итеп  торулары  өчен  рәхмәт  белдерделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International