Марат Җәббаров Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшен бәяләде

2019 елның 28 сентябре, шимбә

Шимбә  көн шәһәр халкының  күпчелеге   өчен законлы  ял көне  һәм йокы  туйдыру  мөмкинлеге  булса,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге  һәм  белгечләре  өчен  ул  иң  җаваплы  һәм әһәмиятле  көннәрнең  берсе.    Һәр шимбәдә  социаль әһәмияткә  ия  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  уза.  Фермерлар  өчен бу  – җитештергән  продукцияне  сату  мөмкинлеге,  ә  шәһәр  халкына -  иң кирәкле  көндәлек  әйберләрне бер  урында  һәм  кулай  бәяләрдән  сатып  алу  мөмкинлеге. 

 Иртәнге  6 сәгатьтә,  ярминкәләр  эшли  башлауга,  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров аларны  карарга  чыкты.    Аның маршруты  юлындагы  беренче  ярминкә  -  Киров  районда  “Җиләкле бистә” сәүдә  үзәге  каршындагы  мәйданчык булды.   Вакыт  бик  иртә  булуга  да  карамастан,  мәйданчык  гөжләп тора  иде.   Кама Тамагы  районыннан   фермерлар зур  ассортиментта төрле  продукция  алып  килгәннәр.      50 сәүдә  ноктасында    ит, балык, май,  бал,  казылыклар, сыр,  йомырка, бәрәңге,  яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр  комы, он, ярмалар, хәтта  Татарстанда  үстерелгән  виноград та бара иде,  шулай  ук  үзләре  әзерләгән «Камамбер» француз сырларын сатып  алырга  да мөмкин  иде,  болар барысы  да  бик  кулай  бәяләрдән. 

Аннары Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Ямашев  урамындагы   Яңа Савин  районы  ярминкәсенә  юл  тотты.    Биредә  дә  инде  168  ноктада  актив  сәүдә  итү  бара  иде.   Продукциянең  ассортименты   төрлелеге  белән  сөендерде,     ә  сатып  алучылар рәхәтләнеп үз сумкаларын  һәм  йөк  арбачыкларын  фермер продуктлары  белән  тутыралар.    Сатып  алучыларны  гаять  зур  түшкәле күркәләр,    шампиньоннар, “бармакбаш  кадәрле  кыярлар”  һәм хуш  исле, татлы кура  җиләге гаҗәпләндерде,  болар барысы  да  шул  җирлектә  үстерелгән.

Марат Җәббаров шәхчән  үзе  фермерлар белән  аралашты,  сәүдә  нәтиҗәләре һәм үсеш  перспективалары  белән  кызыксынды.   Мәйданчыкта  министрның  күренүе  халыкны  дәртләндереп  җибәрде.   Кыюраклары  аның  белән  аралашып та    өлгерделәр.    

Мәйданчыкларда  булып,  һәр  сәүдә  ноктасын  өйрәнеп чыканнан соң,  Марат Җәббаров ярминкәләрнең  яхшы  оештырылуын  билгеләп  узды.    «Шәһәр халкының  ихтяҗын  өйрәнү өчен  һәр мәйданчыкта  махсус  әрҗәләр  куелды.    Һәркем үз  теләген  калдыра    һәм  нинди  продукция җитмәвен  күрсәтә  ала.  Без киләсе  атнада  аларны  китерергә  тырышабыз», - диде  министр.

Ярминкәләрдә  шулай  ук    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры урынбасарлар,     муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  булдылар.   Алар  китерелгән  продукциянең   ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.  Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәтләре  тикшерүе  узган  иде.  

Ярминкәләр  оештыру  бик  мәшәкатьле эш.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  аларны  уздыруга зур  җаваплылык  белән  карыйлар һәм мондый  социаль  әһәмиятле  чараларны  оештыру  эше  дәвам итәчәк.      

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International