ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2019 ел
җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Кече һәм урта  эшкуарлык  корпорациясе,  ваклап  сату  буенча  «Х5 Retail Group» компаниясе һәм Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  катнашында   семинар узды.    Чараның  максаты - авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  төбәк  һәм федераль сәүдә  челтәрләре  аша  сатарга  булышу. Семинарны      турыдан-туры   трансляцияләү,  гадәттәгечә,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының      YouTube-каналында алып  барды.  Чарада  катнаша  алмаган  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре    видеоязманы  теләсә  кайчан  карый  алалар.  

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Кытай  делегациясе  белән  очрашу  узды,  аны    Хэцзе  шәһәре Мэры    Гао Жунго  әфәнде  җитәкли. 

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  икмәк  кабул  итү  предприятиеләре белән  узган  эшче  киңәшмәдә  сөйләде,  ул  яңа  уңыш  ашлыгын  әзерләү  мәсьәләләренә  багышланган  иде.  

Республика игенчеләренең  кызу  эш  вакыты.  Алда  киеренке  эш  тора,  шуңа  күрә  җитәкчеләрнең  дә,  комбайнчыларның  да  әзерлеге    йөз процент  булырга  тиеш.  Өлгергән  уңышны  вакытында һәм  югалтуларсыз  җыеп  алырга  кирәк.    

Бүген  Лениногорск  районында  “Ялтау” агрофирмасы” ҖЧҖенең   Керкәле катнаш  азык  заводы  базасында  районның авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  ындыр  табакларының  яңа  иген  уңышын  кабул  итүгә  әзерлеге  мәсьәләсе  буенча    семинар-киңәшмә  узды.  Чарада   Лениногорск   районы  башлыгы   Рәгать  Хөсәенов, «ТАЛ-Агро» идарәчел компаниясе” ҖЧҖ генераль директоры   Илһам Вәлиев, район башлыгы  урынбасары    Сергей Тимаков,  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Илнур Шәмәрданов, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре,  авыл  җирлекләре  башлыклары,  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   һәм  Россия  авыл  хуҗалыгы үзәгенең  (Россельхозцентр) район  бүлеге  белгечләре  һәм башкалар  катнашты. 

«Красный Восток-Агро» ААҖенең   «Үзәк Әлки» филиалында  быелыг  уракта    10 комбайн катнаша.  Алар  барысы  урып-җыю эшләренә  әзер.  Бу  хакта  филиалның  баш   агрономы   Айдар Шәйдуллин  хәбәр  итте. 


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең (Россельхознадзор) Татарстан  Республикасы буенча  Идарәсе    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш  ветеринария  идарәсе  белән  берлектә    агымдагы  елның    II кварталында  Идарәләрнең  хокук куллану  практикасы нәтиҗәләрен  гавами  тыңлауны  үткәрде.   Чара  Идарә  җитәкчесе   Нурислам Хәбипов  рәислегендә  узды.  Гавами тыңлауларда  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары   Николай Титов,  Татарстанның  фермерлар  һәм   крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр  Байтемиров,  Россельхознадзорның Киров  өлкәсе  һәм Удмуртия  Республикасы  буенча  Идарәсе Сергей Беляев,  Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсе  башлыгы  урынбасары    Айрат Гәрәев, шулай  ук     федераль һәм республика    структуралары  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  катнашты.    

2019 елның  I яртыеллыгында    Россия  буенча  барлык  категория  хуҗалыкларда  сөт  җитештерү      15267,7 мең тонна  булды. Бу узган  елның  шушы  чорына  караганда   209  мең  тоннага  (+1,4%) күбрәк. 

Бу  атнада  Аксубай  районында  да  арпа  уңышын  җыя  башладылар.   Районда  агрофирмалардан  беренче  булып  бу  эшкә   «Аксу Агро» агрофирмасы  игенчеләре  кереште.  

Игенчеләр  өчен  кызу  урак  өсте  башланды.  Татарстан  районнары  берсе артыннан  берсе  уңыш  җыюга  керешәләр.   Чүпрәле  районы  игенчеләре  дә  24  июльдә  борчак һәм  арпа  җыюга  керештеләр.   Районда  комбайннарны  кырларга  беренчеләрдән  булып  «Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасы  чыгарды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International