ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Ветераннар  советының Татарстанның  кошчылык   сәнәгате    оешу  көненә  багышланган   утырышы  узды.     Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов, Татарстан  Республикасы АПКның Ветераннар  советы  рәисе    Марс Алиев һәм кошчылык  тармагы   ветераннары  катнашты. 

Искәртеп  узабыз,  27  июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  конкурс  башлану  турында  игълан  иткән  иде.  

Кайбыч  кырларында  уракка чыктылар.     "Дубрава", "Кубня", "Золотая Нива" агрофирмалары  урып-җыю эшләренә  керештеләр.   2019 ел  уңышын  урып-җыюга  стартны  "Дубрава" агрофирмасының  иң  тәҗрибәле  комбайнчыларыннан  җерсе,  Татарстан  Республикасының  атказанган  механизаторы   Айрат Сафиуллин  башлады. Үзендә  ярдәмче  булып  эшләүче  улы Айнур  белән  алар  Колангы  авылы янындагы  кырда  "Класс-Тукано"   комбайнында  арпа  җыя  башладылар.  Кайчандыр,  бала чакта, дүртенче   сыйныфны  тәмамлагач,  ул  үзе  дә  әтисендә, районда  һәм республикада  танылган  комбайнчы Рәхим Сафиуллинда ярдәмче  булып  эшләүдән башлый  (ул  чакта  рөхсәт ителә  иде). Менә  шулай  игенчеләр    династиясе  дәвам  итә.    


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанда яшь  комбайнчылар арасында  «Хезмәт кешесенә дан»  унберенче республика  телевизион  конкурсы  башланды.    Конкурсны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм      «Татарстан» ДТРК оештыра. 

Без  һәр атнада,  авылда  үз  эшләрен  ачып,  аякларында  нык  торучы  һәм  яраткан  эшләре  белән  шөгыльләнүче  кешеләр, гаилә  фермалары  һәм  яшь  эшкуарлар  турында  язабыз.  Шундыйларның  берсе  – Питрәч  районыннан   Фәсхетдиновлар гаиләсе.  Моннан  сигез  ел  элек  алар   гаилә  фермасын    – «Социалистик Хезмәт  Герое Надежда Галочкина ис. Фәсхетдинов А.З. КФХсы»н төзиләр, ә  бүген  инде  аларның  фермасы  районда  иң  алдынгыларның  берсе.  


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда  урып-җыю эшләренең  кызган  чагы.  Бу  чорда  янгын  куркынычсызлыгын  тәэмин  итү  аеруча  мөһим.  Бүгенге  көндә  бөртекле  культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны  булдырмау  аеруча  җитди  һәм  куркыныч  проблемаларның  берсе, чөнки  алар  тиз  янып  китүчән  масса.    

Татарстан  белән  чиктәш  ике  төбәктә  африка  дуңгызлар  чумасына  бәйле    мәсьәлә республикада  дуңгызчылык  белән  шөгыльләнүчеләр  өчен  бу  бик  мөһим.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  27  июльдә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте.    

Тукай  районының   «Ярыш» хуҗалыгында, Татарстанның  барлык  башка  районнарындагы  кебек,    урып-җыю  эшәренә  тотындылар.  Хуҗалык   механизаторларына   1600 гектарда  уңыш  җыясы  була.  Уракта  КСУ  чапкычы,     Акрос, Полесье маркалы комбайннар һәм ике   Дон комбайны  эшләячәк.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    комиссиясе  барлык  техниканың  урып-җыюга  әзерлеген  раслады.    Һәр  комбайнга    үзенең  механизаторы һәм ярдәмчесе  беркетелгән.   Комбайнчылар ярдәмчеләренең  йөртү  таныклыгы  һәм  кырда  эшләү  тәҗрибәсе  бар.   Җитәкче  сүзләренә  караганда,  бу  ел  аеруча  үзенчәлекле,  шуңа  күрә  урып-җыю вакытында  һәр  минут  кадерле.    Һәм  эшнең  нәтиҗәсе  кадрларның  һөнәри  осталыгына  һәм  тәҗрибәсенә  турыдан-туры  бәйле. 

Татарстанда  бу  ел  урып-җыю эшләрендә  катнашучы  комбайнчылар арасында  Татарстан  Республикасы  Президенты  призларына  конкурс  игълан итәргә  хәл  ителде.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   27 июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте.  


27
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстанда  урып-җыю  кампаниясе  башлану  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International