Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы үсешен сыйфатлы мәгълүмати тәэмин итү өчен бүләкләнде

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

10 октябрьдә Мәскәүдә Халыкара  агросәнәгать форумы  кысаларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  төп  сәхнәсендә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы агросәнәгать комплексы  үсешен сыйфатлы  мәгълүмати  тәэмин  итү  өчен  бүләк алды.   

 Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  киңәшчесе  Юрий Косован Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  җәмәгатьчелек  белән  өлкәсендә  бу  елда  күрсәткән  активлыгы,  югары  һөнәри  осталык  өчен  рәхмәт  белдерде һәм  бу  юнәлештә  эшләүдә  алга  таба  уңышлар  теләде.  

Бүләкне алган Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Марсель Мәхмүтов Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы уңышларын  федераль дәрәҗәдә  тануның  әлеге  юнәлештә  эшләү нәтиҗәлелеген бәяләүдә мөһим критерия булуын һәм  алга  таба  тагын  да  яхшырак  эшләү өчен  стимул  бирүен билгеләп  үтте.   

10 октябрьдә  шулай  ук  агросәнәгать форумы  кысаларында   Юрий Косован агросәнәгать комплексы  өлкәсендә  төбәк  хакимиятләре  органнары  эшчәнлеген сыйфатлы  мәгълүмати  тәэмин  итү мәсьәләләре  буенча  түгәрәк  өстәл  уздырды.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Матбугат  секретаре   Роза Лотфуллина Министрлыкның матбугат  хезмәте  эше турындагы  нотык  белән  чыгыш  ясады  һәм  җәмәгатьчелек  белән  элемтә  өлкәсендә эшләү тәҗрибәсен     хезмәттәшләре  белән  бүлеште.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International