Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 4 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр беренче мәртбә Агросәнәгать комплексы атналыгын үткәрүне планлаштыра, ул тармак профессионаллары, башкала халкы һәм кунаклары өчен эшлекле, махсус һәм массакүләм-мәдәни чараларны үз эченә ала. АПК атналыгын әзерләү мәсьәләләре буенча бүген Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев белән фикер алыштылар, Алексей Гордеев чараны хуплады һәм анда катнашуга әзер булуы турында ышандырды.
14 сентябрьдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Ат көне”нә багышланган ат спорты ярышлары узачак. Чараны тантаналы ачу 11.00 сәгатьтә була.
13 сентябрьдә 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Авыл яшьләре” җәйге авыл спорт уеннарының финалын ачачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан халкын һәм кунакларын 15 сентябрьдә виноград күргәзмәсенә чакыра. Күргәзмәне «Казанская лоза» виноградчылар клубы һәм Казан дәүләт аграр университеты оештыра.
11 сентябрьдә Әлки районының Чуаш Кичүе авылы янындагы кукуруз кырында кукуруз һәм көнбагыш үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Әлки районы башлыгы Александр Никошин һәм Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Владимир Сотченко катнашты.
Татарстанда 14 сентябрьдә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Быел авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату 19 мәйданчыкта булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин сөйләде. Ул бу проектның шәһәр кешеләре өчен дә, шулай авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен дә социаль әһәмияткә ия булуын ассызыклады, чөнки аларның үз продукциясен арадашчыларсыз гына сату һәм сәүдә урыны өчен түләмәү мөмкинлеге бар, бу продукцияянең хакын шактый төшерергә ярдәм итә. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстанның 24 муниципаль районыннан һәм 32 агросәнәгать комплексы оешмасыннан вәкилләр катнаша.
Сентябрь ае, көз чынлап торып үз халәтенә керә. Бу айда игенчеләр кыр-басуларда ел йомгаклары ясый.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Республикада бөртекле культуралар 1 млн 345,9 мең гектардан артык мәйданда суктырылды, бу барлык урып-җыю мәйданының 95%ын тәшкил итә. Республикадла тулаем ашлык җыемы 4 млн тоннадан артып китте.
Шимбә көнне, 14 сентябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы бик көтеп ала, бигрәк тә өлкәнрәк буын кешеләр, аның социаль әһәмияте бик зур.