Аграр университетның һәм Ветеринария академиясенең иң яхшы студентлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Россельхозбанкның исемле стипендияләрен алачаклар

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген  Казан  дәүләт аграр университетының иң яхшы   5   студентына  һәм Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария   медицинасы академиясенең  иң яхшы  5 студентына  Россельхозбанктан беренче  мәртәбә  тантаналы  рәвештә исемле  стипендияләр  тапшырдылар. Студентлар  ай  саен   10 мең сум  стипендия  алачаклар. 

Россельхозбанкның үз стипендия  программасы Россия  Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы карамагындагы  югары  уку йортларына, шул  исәптән  Казан  дәүләт аграр университетына һәм  Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария   медицинасы академиясенә дә кагыла.   Исемле  стипендия  алуга  12 ай  дәвамында  югары  өлгерешкә ирешкән һәм фәнни эшчәнлек  алып  баручы  300 студент дәгъва кыла  ала.     Олимпиадаларда  катнашу  өстенлеккә ия  була  ала.  

Шуны  искәртеп  узабыз, “Алтын көз” 21  нче  аграр  күргәзмә  кысаларында      «Россельхозбанк» АҖ  Идарәсе  рәисе Борис Листов 2019/2020 уку елына  54 югары  уку йорты  студентлары  өчен    стипендия  программасы эшли башлавы  турында  игълан  иткән  иде.  

 «Безнең партнердан Стипендия   программасы АПК тармагы  өчен  кирәклк  яшь кадрлар  булдыру  юлында  өстәмә  бонус  булачак.   Моннан  тыш,     студентлар  безнең  башка партнер-компанияләрнең, шулай  ук  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының стипендияләренә дәгъва кылуга  да  гаризалар  бирә алалар», – дип  билгеләп  үтте    Казан дәүләт  аграр  университеты  ректоры   Айрат Вәлиев.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының игенчелек   тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков  стипендиатларның, авылга  кайтып,  аны  үстерүгә үзләреннән  өлеш  кертүләренә  ышаныч  белдерде.    «Бүген  авылда  яшь белгечләр  бик  кирәк.    Авыл  хуҗалыгы предприятиеләре бу  өлкәдәге профессионаллар эшенә  лаеклы  акчалар  түләргә  әзер», - дип  сөйләде  Ирек Садыйков.

Шуны  әйтергә  кирәк,  һәр уку семестры нәтиҗәләре  буенча шулай  ук Министрлыкның  исемле  стипендиясен алу  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан   Аграр  университеттан һәм Ветеринария  академиясеннән 25 кандидат сайлап  алына. Стипендия программасы республика аграр  секторы  өчен  аеруча  кирәкле  белгечлекләр буенча  югары  квалификацияле  белгечләр  әзерләүгә юнәлдерелгән.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International