ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  «АгроСемЭксперт»  мәгълүмат платформасы аша чәчү  өчен  кирәкле  орлык  сортларын    эзләү мөмкинлеге  турында  хәбәр  итә,  ул  Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге тарафыннан  эшләнгән һәм  районда, тулаем  республикада  орлыкларның  сыйфаты турында тәүлек  буе белешмәләр  алырга, кирәкле  орлыкларны  эзләүне җиңеләйтергә һәм сатучылар белән  элемтәләр  урнаштырырга,  шулай  ук   орлык  фондын салуның барышын   контрольдә тотарга  һәм аны  тикшереп торырга  ярдәм  итә.    


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда  ел  дәвамында  дуңгызчылык  продукциясен  җитештерүнең  артуы  күзәтелә.   «Республикада  бу  елның  гыйнвар-октябрь айларында авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  һәм фермер хуҗалыкларында     76 мең  132 тонна  дуңгыз  ите  җитештерелгән. Бу  узган  елга  карата   106% тәшкил  итә», – дип  сөйләде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелек   тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы   урынбасары  Ирек Гыйбадуллин.

Германиядә  авыл  хуҗалыгының  үсеше  ничек бара?  «Һөнәре  буенча  иң  яхшы  – 2018» конкурсында  җиңүчеләр бу  сорауга  тулы  җавапны  Баварияда  рус телле «Юность» Берлегенең программасы  аша  таба алдылар.     "Kuhstallcafe Illkofen" сыер абзары-кафеда, Бавария  авылы   Хермансдорфта (Herrmannsdorfer Landwerkstätten Glonn GmbH & Co. KG) булу һәм ит, сөт  әйберләре җитештерү  буенча  фермер хуҗалыкларына, пекарьняга, эко-авыл  хуҗалыгы  продуктлары  җитештерүче предприятиегә, дуңгыз  фермаларына, тавыклар  кетәклекләренә, бакчачылык  хуҗалыкларына  экскурсияләргә бару  катнашучыларга  көнбатыш  хезмәттәшләренең агросәнәгать комплексы  эшен  тулысынча  күзалларга  ярдәм  итте.  

Районнарда  кыр  эшләре  тәмамлангач,  берсе  артыннан  берсе  уңыш  бәйрәмнәре  уздыра  башлады, аларда  үзләренең  көндәлек  хезмәтләре  белән  республика  халкын  тәмле  ипи, яшелчә, ит, сөт һәм кешегә һәркөнне  кирәкле башка төр  продукция  белән  тәэмин  итүче  уңган-булган  хезмәткәрләрне  бүләклиләр. 


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

22 - 23  ноябрьдә Казанда Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының   яшь хезмәткәрләре  һәм  аграр белгечлек  алучы  студентлар  арасында  «Һөнәре  буенча  иң  яхшы»   конкурсы  узачак.      Белгечләр  үз  осталыкларын   9  номинациядә күрсәтәчәкләр,  ә җиңүчеләр  Германиягә  ике  атналык   стажировкага  барачаклар.     

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.   Бүген  һәр районда  үз эшен  ачып,  аягында  нык торучы   һәм аны  уңышлы  үстерүче  кешеләр  бар.  Шундыйларның  берсе    – Сарман  районының  Алан  Газар (Рангазар)  авылыннан   Заһриевлар  гаиләсе.  


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген    Менделеевск районында авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  вәкилләре   – механизаторлар, комбайнчылар, машина  белән  сыер саву   операторлары, бозау  караучылар, терлекчеләр, авыл  хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм  агросәнәгать комплексы  ветераннары  уңыш  бәйрәменә  җыелдылар. 

«Россия  Федерациясенең  цифрлы  икътисады» илкүләм  программасының  «Цифрлы икътисад өчен  кадрлар»   федераль  проекты  кысаларында   “Иннополис университеты” югары  белем  бирү автоном  фәнни  учреждениесендә 2019 елның  октябрендә,   Татарстан  Республикасы дәүләт идарәсен үстерү,   мәгълүмати технологияләр  һәм  элемтә министрлыгы белән  берлектә,     “CDO – күрсәткечләргә  нигезләнгән  идарә” мәгариф  программасы  буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, ведомство  оешмалары  хезмәткәрләре өчен  укулар  оештырылды.

16 ноябрьдә Казан  дәүләт  аграр  университетында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  Ачык  ишекләр  көне  узды.  Бу  көнне  мәктәпләрнең чыгарылыш  сыйныф  укучылары,  техникум  укучылары  һәм аларның  ата-аналары   югары  уку йорты  җитәкчелеге  белән  очраштылар,  белгечләр  әзерләү  юнәлешләре,    университет институтлары,  факультетлары,   кафедралары белән  таныштылар  һәм  аларның 2020 елда югары  уку йортына  кабул  итү  үзенчәлекләре  белән  танышу  мөмкинлеге дә  булды.    

Республикада  көзге  культуралар тиешле  срокларда  чәчелде,  чәчүлекләрнең 80%ы  яхшы  халәттә.   Бу  хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары  Наил  Залаков  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы  эшләрнең  барышы  турында  сөйләгәндә  хәбәр  итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International