Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Ташкентта авыл хуҗалыгы техникасы заводында булды.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек эшлекле сәфәр белән Үзбәкстанга килде.
Ташкентта авыл хуҗалыгы техникасы заводы төрле модификацияле тракторлар, тагылмалар һәм мамык җыю машиналары чыгара. Заводның серияле продукциясенә эчке базарда ихтыяҗ зур һәм ул Үзбәкстан базарының 80%тан артыгын били. Бүгенге көндә «УзАвтосаноат» АҖендә «Узавтопром») дилер челтәрләре аша яисә урыннарда җыю җитештерүләрен булдыру мөмкинлеге белән сәүдә йортлары булдыру аша авыл хуҗалыгы техникасын чит илләргә сату мәсьәләләрен карый. 2018 елда завод төрле модификацияле 11,5 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы чыгарган.
Татарстан делегациясе вәкилләренә хәбәр итүләренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүе Үзбәкстан икътисадында шактый зур әһәмиятле урынны били. Авыл хуҗалыгы продукциясен вакытында чәчү, җыю, транспортировкалау һәм сыйфатлы җитештерү өчен агросәнәгать комплексына заманча һәм югары җитештерүчәнлекле авыл хуҗалыгы җайланмалары кирәк. Сыйфатлы авыл хуҗалыгы техникасына иҗтыяҗ зур һәм ул Үзбәкстан белән янәшә торучы, климат һәм табигать шартлары охшаш булган илләргә чыгарыла. Җитештерелә торган техниканы төп кулланучылар: күрше Төрекмәнстан, Тадҗикстан, Казахстан, Кыргызстаннан һәм башка илләрдән фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре.