Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегендә «Вверх!» (“Югарыга!”) конкурсында җиңүче Казан дәүләт аграр университетының 1 курс студенты Элина Кунгурова стажировка уза башлады.
Искәртеп узабыз, «Вверх!» республика конкурсы 2009 елдан башлап ел саен үтә һәм ул Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләре һәм оешмалары, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен идарә кадрлары әзерләү һәм стажировка узу механизмын булдыруга юнәлдерелә. Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына стажировкага җибәрелә.
Элина Кунгурова «Мәктәптә умартачылык музее» проектын эшләгән. Ул болай дип сөйли: «Баланың кулына акча тоттырып, аны үзенчә туздырырга рөхсәт бирү генә әле баланы чын бәхетле итә алмый. Бала чактан кәсепкә өйрәнгән, кирәкле һәм файдалы эш белән шөгыльләнгән һәм картлык көненә рәхәт яшәү мөмкинлеген тәэмин иткән кеше генә чын бәхеткә ирешә ала. Үз сәләтләрен төрлечә куллана алу мөмкинлеге булган яшүсмерләр, үз иҗатларыннан канәгатьлек алып, бүгенге көнгә һәм киләчәккә ышаныч белән карыйлар. Яшүсмерләрнең, укудан тыш, мавыктыргыч һәм файдалы эш белән мәшгуль булулары аларга җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итә».
Мәктәптә умартачылык музее Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Обсерватория урта гомуми белем бирү мәктәбендә бар инде. Укучылар белән дәрестән тыш эшләр алып барыла. «Министрлыкның тармак хезмәтләре проект белән кызыксынсалар, әлеге проектны агромәктәпләрнең дәрестән тыш эше кысаларында мәгариф учреждениеләренә тәкъдим итү планлаштырыла», - дип билгеләп үтте бүлек башлыгы Рузалинә Вәлиуллина. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле шулай ук конкурсант кандидатурасын Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составына тәкъдим итәргә әзер булуларын белдерде.