«Кооператив идарәче» экспресс-курсы кысаларында авыл хуҗалыгы кооперативы белән нәтиҗәле идарә итүгә теләсә кем өйрәнергә мөмкин

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Республикада  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  зур  игътибар  бирелә.   Кооперативка керү  фермерлар  өчен  аерым  өстенлеккә  ия.   Беренче  чиратта  – продукцияне җитештерү, саклау  һәм эшкәртү  буенча  көчләрне  берләштерү  исәбенә  җитештерүнең  табышлылыгын арттыру ул.  Икенчедән, кредит    ресурсларыннан  файдалану, өченчедән,   эре  төбәк  һәм  федераль сәүдә  челтәрләренә  чыгу  мөмкинлеге.   Әмма  кооперативның  уңышлы  эшләве  өчен  нәтиҗәле  идарә  итә  белергә  кирәк.    Моңа  өйрәнергә  теләүчеләрнең  барысын да «Кооператив  идарәче» модуль  экспресс-курс кысаларында   нәкъ  менә  шуңа  өйрәтәләр   дә  инде.

Укуга   бүген  үк  керешергә  мөмкин. Беренче агымдагы укулар  25 ноябрьдән башлана. Беренче модуль барлык укулар  http://cooperator.eduterra.pro/ сайтында  теркәлгәннән соң    дистанцион рәвештә  уздырыла.   Беренче  модуль  программасы  кысаларында  тыңлаучылар  авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  төрле  төрләре  өчен кооперативларның үрнәк     модельләре  турында,   кооперациядә идарәчел  исәпнең  нигезләрен һәм башкалар турында  беләләр.  Беренче   модуль  уку түләүсез.  Алдагы  модульләргә  курсның  бәясе  төбәкләрдән килгән  күмәк  заявкалардан  чыгып  исәпләнә.       Теләүчеләр өчен  тулай  торактан  урын  бирелә.  

Һәр модуль  йомгаклары  буенча  тест  уздырыла,  ә курс  йомгаклары  буенча  Таныклык  һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперативларында  башкарма  директор фазыйфаларын  үтәү  өчен  Дәүләт аккредитациясе  сертификаты  бирелә.   Икенче  модульне үткәннән соң,  теләге  булганнарга Татарстанның  эшләп  торучы  кооперативларында стажировка  үтәргә мөмкин.   

Кызыксындырган  барлык  мәсьәләләр турындагы  мәгълүматны (843) 292-07-59,  8-9871720428  телефоннары  аша  алырга  мөмкин.  .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International