Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә продукция экспортлауда ярдәм итәргә әзер

2019 елның 22 ноябре, җомга

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче  урынбасары Наил Залаков Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  потенциаль җитештерүчеләр-экспортлаучылар  белән  очрашты.   Фикер алышуны  ачып,     Наил  Залаков болай  диде: «Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы АПК продукциясен  экспортлауны  үстерергә ниятли.   АПК продукциясен  экспортлау күләмен 2024 елга 360 млн. долларга җиткерүне  күздә  тота  торган  максатчан күрсәткечләр  расланды.  Бүген  без  үз  продукциясен экспортлау белән  кызыксынучы  җитештерүчеләрне  җыйдык  һәм аларга  ярдәм  итәргә   әзер».

Мамадыш  районыннан   «Азбука сыра» компаниясе  вәкиле бүгенге  көндә  Кытай  базарларына чыгу  өчен   аккредитация  узулары турында  сөйләде  һәм  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырыла  торган  күргәзмәләрдә  катнашу белән  кызыксынуларын  белдерде.  

Россельхозбанк вәкиле  Кытай  партнерлары  белән  сөйләшүләр  алып  баруда  ярдәм  итүгә әзер булуларын  белдерде.    Банк вәкиле  Кытайда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  сөйләшүләр алып  баруда  һәм  файдалы  шартларда  контрактлар  төзүдә  бушлай  ярдәм  итәргә  әзер  Банк филиалы  булуы  турында  сөйләде,  бу  юнәлештә  уңай  тәҗрибә  бар.  

 “Казан  тегермәне” ҖЧҖ  (ООО «Казанская мельница») Республиканың  инвестицияләр  һәм  новацияләр буенча  агросәнәгать үзәге белән  берлектә экспорт мәсьәләсенең  каралуы  турында  хәбәр  итте.    Һәм бу  елның  декабрендә   Татарстан  онының  беренче  партиясе  Кытайга  җибәреләчәк.      

Шулай  ук  үз планнары  турында   «Агрокөч» АҖ һәм   «Залесный» агрофирмасы”  ҖЧҖ компанияләре  вәкилләре  дә  сөйләделәр.  

Чара  ахырында   Наил Залаков Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының үз продукциясен  экспортлауга  юнәлеш  тотучы  компанияләргә  ярдәм  итәргә  әзер  булуын тагын  бер  кат  искә алды, шулай  ук  мөмкин булган  ярдәм  чаралары турында,  шул  исәптән  ташламалы  кредит  алу  мөмкинлеге  турында  да  сөйләде.

Авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре-экспортчылары  өчен  дәүләт ярдәме  чаралары  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының азык-төлек  базарын  үстерү  бүлегендә   консультация   алырга  мөмкин,  телефон:   (843)221-76-23.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International