Авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә ярдәмгә: Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларының иң югары уңдырышлылыклы сортларын билгеләделәр

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, җитештерүгә   интенсив  технологияләр кертү  һәм культураларның яхшыртылган  күрсәткечле  сортларын  куллану   авыл  хуҗалыгында   югарырак  уңышларга  ирешү  мөмкинлеген бирде,  дип белдерә.  

“Россия авыл  хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан  Республикасы буенча  филиалы  белгечләре  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре өчен  авыл  хуҗалыгы  культураларының  уңдырышлы сортлары   буенча  мәгълүмат  әзерләде.   Районнар  кысаларында  культуралар буенча  түбәндәге лидер  сортларны  билгеләргә мөмкин:   

Көзге  бодайның  югары  уңыш  бирә  торган  заманча   интенсив  сортлары     селекционер  Г.М. Полетаевның селекциясе  белән     алынды, болар:     Скипетр -39,5ц/га,   «Селекция» фәнни-җитештерү үзәге” ҖЧҖ - Волжская К - 39,5 ц/га һәм    «Көньяк-Көнчыгыш авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институтының   Ершов ОСОЗ» ФДБФУ селекциясе - Новоершовская- 34,9 ц/га.

Кышкы  арышның югары  уңышлы  сортлары:   ТатНИИСХ - «РФАнең Казан  ФҮ» аерымланган  структур  бүлекчәсе   селекциясе   -   Зилант РННС (районлаштырылмаган  яңа  сортны  үрчетү) - 31,9 ц/га,  Тантана - 29,5ц/га һәм  Подарок - 28,8 ц/га.

Кышкы  тритикале  буенча  югары  уңыш  бирә  торган  сортлар  -  «Ростов федераль аграр фәнни үзәге» ФДБФУ селекциясе:  Консул - 56,5 ц/га һәм  Торнадо - 50,1 ц/га,    «РФАнең Уфа федераль тикшеренү  үзәге»  ФДБФУ сорты -  кыска сабаклы  Башкирская   45,1 ц/га.

Сабан  бодаеның югары  уңышлы  сортлары:  «Немчиновка» федераль тикшеренү  үзәге» ФДБФУ селекциясе: Любава - 37,3 ц/га,    «Федераль фәнни  агроинженер үзәге  ВИМ» ФДБФУ селекциясе: Агата - 37,2 ц/га  һәм  ФГБНУ «Ульяновск авыл  хуҗалыгы  фәнии-тикшеренү  үзәге (НИИСХ)» Ульяновская  105 - 36,1 ц/га.

Язгы  арпа буенча  уңдырышлы сортлар:  «Немчиновка» федераль тикшеренү  үзәге» ФДБФУ селекциясе:  Яромир - 42,8 ц/га,  ТатНИИСХ - «РФАнең Казан  ФҮ» аерымланган  структур  бүлекчәсе   селекциясе   - Камашевский  - 40,3 ц/га һәм    «Краснояружск бөртеклеләр  компаниясе» ЯАҖ - Осколец - 36,1 ц/га.

Солы: «Ульяновск авыл  хуҗалыгы  фәнии-тикшеренү  үзәге (НИИСХ)»   селекциясе  сортлары:   Всадник - 37,6 ц/га, Рысак - 32,9ц/га,  Стиплер - 31,5 ц/га.

  Борчак буенча  уңдырышлы  сортлар:  ТатНИИСХ - «РФАенең Казан  ФҮ» аерымланган  структур  бүлекчәсе   селекциясе   -   Варис – 27,8 ц/га, «Ульяновск авыл  хуҗалыгы  фәнии-тикшеренү  үзәге (НИИСХ)»   селекциясе - Ульяновец – 26,6 ц/га һәм «Ростов федераль аграр фәнни үзәге» ФДБФУ селекциясе:   Аксайский Усатый 55 - 25,9 ц/га .

Карабодай  буенча уңдырышлы  сортлар:   «РФАнең Уфа федераль тикшеренү  үзәге»  ФДБФУ селекциясе -  Илишевская – 22,1 ц/га,   «Бөртекле-кузаклы  һәм ярма культуралары буенча федераль  фәнни үзәк»  ФДБФУ селекциясе:   Диалог – 21,4 ц/га һәм   ТатНИИСХ - «РФАнең Казан  ФҮ» аерымланган  структур  бүлекчәсе   селекциясе   - Чатыр Тау - 18,4 ц/га.

 Язгы  рапс буенча  чит ил җитештерүе  селекциясенең  ПС 306 гибриды уңдырышлылыгы   гектардан  23,0 центнер  тәшкил  итте; Ахат гибриды  буенча  - 22,7 ц/га һәм   Джерри гибриды  буенча  - 22,2 ц/га.  

Орлфк  кукурузы  гибридлары буенча:  чит ил җитештерүе  селекциясенең  Роналдинио сорты  - 65 ц/га, П 7054 - 62 ц/га һәм  “П.П. Лукьяненко ис. Ашлык  илкүләм  үзәге” ФДБФУ селекциясе гибриды -  Росс 195 МВ - 58,4 ц/га.

Силос кукурузы  буенча иң югары  уңыш  биргән гибридлар: наибольшую урожайность дали гибриды   «Бөтенроссия кукуруз  фәнни-тикшеренү    институты» ФДБФУ селекциясе  -  Воронежский 175 АСВ – 402 ц/га, Воронежский 160 СВ – 400 ц/га,  һәм    «Семеноводство Кубани» ФҖБ (НПО)” ҖЧҖ - Ладожский 175 МВ – 348,8 ц/га.

Көнбагыш буенча  чит ил җитештерүе  селекциясенең югары  уңышлы  сортлары:    Метеор СЛ – 25,0 ц/га,  Тристан – 19,9 ц/га һәм  « «Майлы  культуралар буенча В.С. Пустовойт ис. Бөтенроссия фәнни-тикшеренү үзәге» ФНЦ” ФДБФУ - Меркурий – 22,9 ц/га.

Шикәр чөгендере буенча  югары  уңыш  биргән чит  ил  җитештерүендәге  сортлар:    Эксперт - 590 ц/га, Светлана КВС – 549,9 ц/га  һәм Рекордина КВС – 536,5 ц/га.

Бәрәңге буенча  югары  уңыш  биргән чит  ил  җитештерүендәге  сортлар:      Вега - 423,2 ц/га, Беттина – 400 ц/га һәм Импала – 396,5 ц/га. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International