9 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә Халыкара агросәнәгать форумы һәм “Алтын көз – 2019” күргәзмәсе кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.
Шимбә көнне, 12 октябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакырабыз. Ярминкәләр иртәнге сәгать 6.00дан эшли башлый һәм аларда шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермерлык продукциясе сатып ала алалар.
9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык экспонент катнаша.
Бүген “Алтын көз 2019” күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров һәм Россиянең иң эре «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре («ФосАгро» төркеме) генераль директоры Андрей Вовк белән “яшел агротехнологияләр” һәм экологик чиста минераль ашламалар куллану исәбенә Татарстан агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына булышуны дәвам итәләр, илдә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен әле тагын күп нәрсә эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев “Алтын көз” күргәмәсен ачу тантанасында.
Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган I Халыкара агросәнәгать форумы (МАПФ-2019) эшли башлады. Форумның “яшел” брендны үстерүгә багышланган пленар утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Цюй Дунъюй, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Сербия Республикасы авыл хуҗалыгы, урман һәм су хуҗалыгы министры Бранислав Недимович, «Российская система качества» (“Россия сыйфат системасы”) коммерциягә карамаган автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, «ФосАгро» ПАО генераль директоры, Идарә рәисе Андрей Гурьев, киләчәк ашамлыкларын өйрәнүче җәмәгать футурологы Морган Гэй катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә армый-талмый эшләүче барлык кешеләрне бәйрәм белән котлады. «Сезнең авыр һәм бик тә мөһим хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүендә тотрыклы үсеш күзәтелә һәм сезнең фидакарь хезмәтегез республика иминлегенең һәм аның үсешенең нигезен тәшкил итә», - дип, ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләре буенча, республиканың агросәнәгать комплексы – икътисадның динамикалы үсештә булган һәм актив рәвештә инвестицияләр җәлеп итүче секторы. «Татарстанда уннарча терлекчелек объектлары, ашлык амбарлары, элеваторлар, теплица комплекслары төзү һәм аларны модернизацияләү дәвам итә. быел гына да бу проектларга 15 млрд. сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителде», – дип ассызыклады ул.
7 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кырым Республикасы авыл хуҗалыгы министры Андрей Рюмшин белән очрашты.
11 октябрьдә «Авыл. Үсеш территориясе» Гомумроссия халык фронты (ОНФ) проектының 10 төбәк командасы үз территорияләрендә тормышка ашырган уникаль бизнес-эшләнмәләр проектларын тәкъдим итәчәкләр. Форумны Россия авыл яшьләре берлеге оештыра, ул Мәскәүдә “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында үтә.