Министрлыкта Россия ашлык берлеге катнашында АПК продукциясен экспортлау турында фикер алыштылар

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

17 декабрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Татарстанда  АПК продукциясен  экспортлау  темасына  түгәрәк  өстәл  үткәрде.  Түгәрәк  өстәл  эшендә  Россия  ашлык  берлегенең Үсеш  департаменты  директоры    Сергей Турнин, Россия  ашлык  берлегенең  Татарстан  Республикасындагы  вәкаләтле  вәкиле   Вадим Беспалов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры    Денис Самодуров,  “РТЮ”  («РЖД»)  ААҖ, Германия  орлык  альянсы, «Бионоватик» ИҮ (ИЦ)  һәм ашлык  экспортлау  белән кызыксынучы  башка  компанияләр вәкилләре  катнашты.  

Чараны  ачып,  Марат Җәббаров, “Агросәнәгать комплексының  продукциясен экспортлау”  Федераль  проекты  кысаларында     республика  алдында  экспорт продукциясен  2  мәртәбәгә арттыру  бурычы  куелды,  диде. «Быел без   Азәрбайҗанга, Израильга, Латвиягә, Германиягә, Иранга  ашлык  озаттык, әмма  сәүдә  базарларын  һәм  экспорт  күләмен  арттырырга  кирәк. Татарстан  Республикасында  елга  уртача   4-5 млн тонна  ашлык  җитештерелә. Ашамлык  һәм терлек  азыгы  ихтыяҗларыннан артыгын  - 500 мең  тоннадан  1  млн.  тоннага  кадәр - без рәхәтләнеп  сата  алабыз», - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.  

Сергей Турнин ярдәм  күрсәткәннәре  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  рәхмәт белдерде.  Ул Берлек  эшенең  нәтиҗәләре  турында  сөйләде  һәм   Россия  ашлык  берлегенең Татарстан  Республикасындагы  вәкиллеге  җитәкчесе      Вадим  Беспалов белән таныштырды.  Шулай  ук  түгәрәк  өстәлдә  катнашучыларга  ашлык  экспортлаганда  барлык  төбәкләр  өчен  дә,  Россиянең Көньяк  һәм Үзәк төбәкләреннән тыш,  транспорт чыгымнарының  югары  булуы  турында  әйтте,    тагын ул Татарстаннан  экспортлау  өчен  су  инфраструктурасының  өстенрәк  булуын  да  искәртте.  

Ашлык  экспортлау  буенча  эш тәҗрибәсе  белән  Россия  ашлык  берлегенең  Тышкы  багланышлар  департаменты  директоры    Олег Малофеев уртаклашты.   «Без шуны  аңларга  тиеш,  ашлык  сыйфатына,  Россия  ГОСТларыннан  аермалы  буларак,  һәр илнең үз  таләпләре  бар. моннан  тыш, финанслау  мәсьәләсе  дә    бик  мөһим. Мәсәлән,  Куба зур  күләмнәрдә   ашлык  алырга  әзер,  әмма  түләүне   360 көн  эчендә  генә  башкара  ала.  Бу  инде  бер  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесен  дә  канәгатьләндерми,  әлбәттә», - дип  сөйләде  ул  ашлык  буенча була торган  кайбер  кыенлыклар  турында.  

 “РТЮ” ( «РЖД») ААҖ  вәкилләре  Вячеслав Нестеренко  һәм  Сергей Лилик ашлыкны терминал-склад комплексына  идарә буенча  Куйбышев һәм   Горький   дирекцияләренең ашлык йортларында  эшкәртү мөмкинлекләре  турында  сөйләделәр.    

Россия  өчен  махсус  чыгарылган    рапс сортлары  һәм 2018-2019 елларда  Дәүләт реестрына  кертелгән  яңа  гибридлар  турында     Германия    орлык  альянсы  вәкилләре  Михаил Бунеев һәм  Сергей Тучин  сөйләделәр.    «Бионоватик» ИҮ (ИЦ) директорлар  Советы  рәисе  Рөстәм Рамазанов органик  игенчелекне  гамәлгә керткәндә  куллануга  рөхсәт  ителгән  үсемлекләрне  яклау  чаралары  һәм   минераль ашламалар  турында  сөйләделәр.  

 «РАЦИН» АҖ генераль  директоры  Денис Самодуров экспортлау белән  кызыксынучы барлык  оешмалар белән  хезмәттәшлек  итәргә  әзер  булуларын белдерде, шулай  ук  консультация  ярдәме  күрсәтә  алуын һәм экспорт контрактлары  агрегаторы  буларак  эш  итә алуын ассызыклады.    

Чара  азагында  Марат Җәббаров  түгәрәк  өстәлдә  катнашучыларга   файдалы  мәгълүмат  һәм    конструктив сөйләшү  өчен  рәхмәт белдерде.    Аннары  яклар  элемтәләр  алмашуга  һәм  шәхси  сөйләшүләргә  күчтеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International