Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына төрек делегациясе килде

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Наил Залаков «Unsan» төрек  компаниясе   генераль директоры   Мустафа  Казанчи белән  очрашты.   Очрашуда  шулай  ук «РАЦИН» АҖ   генераль  директоры    Денис Самодуров, «Татарстан проектлары» АҖ генераль директоры  Айрат Гайфетдинов,   «Экспорт корпорациясе»  АҖ   генераль директоры  вазыйфаларын  башкаручы    Алмаз Әхмәтов һәм башка кызыксынучы  затлар  катнашты.  

Очрашуны  ачып,   Наил Залаков кунакларга  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре  турында  сөйләде һәм  конструктив сөйләшүгә  әзер  булу  турында  белдерде.  

Мустафа Казанчи үз  компаниясе  турында  сөйләде.   «Бүгенге  көндә  безнең  компаниянең  җитештерү  куәте тәүлеккә    350 тонна яисә елга   100 мең   тонна  тәшкил  итә.    Предприятиенең үз  элеваторлары  бар,    аларда  600 тоннага  кадәр  көрпә,  2000 тонна  он һәм  9000 тонна  бодай  саклап  була.     1996 елдан башлап компания үз продукциясен (он)   Азәрбайҗанга, Грузиягә, Иракка, шулай  ук Ерак  Көнчыгышка һәм Африкага  чыгара.  «Unsan»  компаниясе     Украинадан, Россиядән һәм  Казахстаннан ел  саен     200 мең тонналап  бодай  ала.    Без  Татарстаннан  да  ашлык  сатып  алырга  әзер», - диде  компания  директоры.

Элегрәк төрек делегациясе Татарстан  элеваторлары  эше белән  дә  танышкан иде.        

Очрашуда  катрнашучылар  алга  таба  хезмәттәшлек  итү мөмкинлекләре турында  фикер алыштылар.   Экспортлау  мәсьәләләре  буенча  эш «РАЦИН» АҖенең эшче  төркеме  белән  эшлекле  очрашу  кысаларында  дәвам  итте. Шулай ук Татарстан  Республикасы ашлыгын  экспортлаучылар  белән  алга  таба  да  очрашулар  планлаштырыла.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International