Татарстан аграрийларына сөт җитештерү уңышына ирешүдәге 5 адым турында сөйләделәр

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

17 декабрьдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстанның Сөт  җитештерүчеләр берлеге белән  берлектә  “Сөт җитештерү  уңышына ирешүдәге 5 адым” темасына  түгәрәк  өстәл  уздырды.   Чара  Әлки  районеы  “Каргалы” терлекчелек  комплексы  базасында района (“Красный Восток»  агрохолдингы” АҖ) сөт  терлекчелеге  өлкәсендәге  әйдәүче  экспертларны  җәлеп  итеп  үткәрелде.  

Чарада  60тан артык  кеше,  шул  исәптән  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов, Татарстанның Сөт  җитештерүчеләр берлеге генераль  директоры Денис Пирогов, сөт  эшкәртү  предприятиеләре:   "Казан  сөт комбинаты" ҖЧҖ,     "Касымовский" сөт  комбинаты” ҖЧҖ,  "Биектау сөт комбинаты" ҖЧҖ, компания АО «ДеЛаваль» АҖ  компаниясе  җитәкчеләре, авыл  хуҗалыгы  оешмаларының һәм  район  авыл  хуҗалыгы  идарәләренең җитәкчеләре  һәм  терлкчелек  буенча  белгечләре     катнашты.   

Очрашуның  максаты - тармак  хезмәткәрләре һәм  башкарма хакимият  вәкилләре  арасында  турыдан-туры  әңгәмә  кору, тәҗрибә  алмашу,   технологияләр  өлешендә иң яхшы  дөньякүләм практикаларны  өйрәнү, бизнесны оештыру һәм  предприятиеләрнең  нәтиҗәлелеген  арттыру.  

Чарада  сакчыл  җитештерү  мәсьәләләре, эшкәртелмәгән сөт сыйфатына заманча таләпләр,  тукландыруның критик нокталары һәм нәтиҗәле рационнарны контрольдә тоту ысуллары,  сөтчелек  фермасындагы   җиһазларга  сервис  хезмәте  күрсәтү, сыер саву  технологиясе буенча  мәсьәләләр  каралды.    

Катнашучылар  шулай  ук  Татарстан Сөт  җитештерүчеләр берлегенең  2019 елгы  эшенә башлангыч  йомгаклар  ясадылар һәм    2020-2021 елларга  эш  программасының  төп    пунктларын  билгеләделәр,  аларга  республика  эчендә  һәм аннан  читтә   сөт  продукциясенең төбәк  брендларын  үстерү,      натураль продуктлар (сөт) куллануны  популярлаштыру,  эшкәртелмәгән сөтнең һәм әзер  продукциянең сыйфатын һәм иминлеген арттыру  программасын гамәлгә кертү һәм башка пунктлар  керә.  Денис Пирогов  шулай  ук  сөтчелек  фермасында  сакчыл  җитештерү алымнарын  кертү   инструментлары турында  нотык  белән  чыгыш  ясады  һәм  барлык  ккатнашучыларны  Берлек  эшендә  актив  катнашырга  өндәде.  

Расланган  график буенча  алдагы  түгәрәк  өстәл  2019 елның  20 декабрендә  Татарстанның  Питрәч  районында Татар  Тау иле авылында «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ базасында  узачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International