Район хәбәрләре: Яңа Чишмә районының иң яхшы комбайнчысына автомобиль тапшырдылар

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бу  атнада  Яңа  Чишмә  районында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган     «Иң яхшы  комбайнчылар  – 2019» республика  конкурсында  җиңүчеләрне  бүләкләделәр.   Район башлыгы   Вячеслав Козлов Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы Леонид  Богомолов  белән  бергә  60 һәм 35 мең  сум  күләмендәге    сертификатлар  тапшырды.

Бүләкләр  алучылар  арасында түбәндәгеләр  бар  иде:   Евгений Елесин, Владимир Гарев, Александр Кочетов, Алексей Козлов, Владимир Мишутин («Закрома» ҖЧҖ), Михаил Барсуков, Евгений Клюшкин (Козлов М.И. КФХ), Владимир Нестеров («Агро-Основа» ҖЧҖ).  

Яңа  Чишмә  районында абсолют җиңүче  һәм районның  иң югары  бүләгенә  ия булучы  дип    Гарев Владимир танылды,  аны   Fiat Albea автомобиле  белән  бүләкләделәр.     

«Эшләү чорында Виктор Анатольевич үзен  һәрвакыт  хезмәт сөючән, намуслы, һәр эшен  җиренә  җиткереп  башкаручы   хезмәткәр  итеп  танытты, алган  нормасын  үтәү өчен  генә  түгел,  ә аны  арттырып  үтәү  өчен   тырышып  эшли  ул.   Аңа  һәрвакыт  кырда  иң  җаваплы  участоклар  йөкләнә.   Виктор Анатольевич  үзенә  югары  бурычлар  куя һәм  быел да, урып-җыю чорында   «Акрос-580 комбайнында  эшләп, алдынгылыкны  яулады, ул  30 мең  центнер ашлык  суктырды» – дип  сөйләде  уңган  комбайнчы  турында   Леонид Богомолов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International