«Агрокөч» Кытай һәм Малайзия базарларына үз продукциясен чыгаруны планлаштыра

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

 «Агрокөч» холдингы   2020 елда  үз продукциясен  Кытайга  чыгара башлауны  планлаштыра.    Предприятие шулай  ук  Малайзия  базарына  да  чыгарга  ниятли.  Бу  хакта «Агрокөч. Чаллы-МПК»  ҖЧҖенә  матбугат  туры  вакытында  «Агрокөч»  АҖ  генераль директоры Светлана Барсукова хәбәр итте. 

 «Кытай  базарына  чыгу  мөмкинлеге  буенча  актив  эш алып  барабыз.    Анда  кош ите  һәм сөт продукциясе  чыгарырга  телибез.  Хәзер продукциясе  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  аша  Кытай  базарына  аккредитацияләнә торган  предприятиеләр  исемлегендә  торабыз.    2020 елда  без бу  базарга  чыгарбыз  һәм  җитештерүчеләр  буларак үз продукциябезне  җибәрә башларбыз, дип ышанам», –  дип  сөйләде  холдинг  башлыгы. 

Светлана Барсукова,  предприятие шулай  ук  БДБ илләре, мәсәлән, Төрекмәнстан, базарына чыгуны  планлаштыра,  анда  әзер  продукциягә  ихтыяҗ  шактый  зур,  дип өстәде. 

Холдингның гендиректоры урынбасары   Дамир Имамов хәбәр итүенчә,    «Агрокөч. Чаллы-МПК» предприятиесе   2017 елның мартында  гамәлгә куелган һәм бүгенге  көндә  тәүлеккә      144 тонна  продукция  җитештерә.    Бу,  аерым  алганда,    84 тонна  әзер  продукция    (казылыклар, ветчина, сосискалар, деликатеслар, ысланган  продукция) һәм тиз  туклану   рестораннары  өчен  60 тонна  ярымфабрикатлар  – маринадлар, купатлар, фарш, шашлык һәм башкалар. «Бу - азык-төлек  тармагы  буенча  иң   заманча  предприятие», – диде  ул.

  «Агрокөч. Чаллы-МПК» җитештерү предприятиесен  гамәлгә кертү    холдингка  җитештерелә  торган  продукциянең  күләмен  берничә  мәртәбә  арттырырга  һәм  кош  ите продукциясен  тирәнтен эшкәртү  буенча  иң эре федераль җитештерүчеләр унлыгына  керергә  мөмкинлек  бирде.   Комплексны  төзүгә    инвестицияләрнең  гомуми  күләме    3 млрд сумнан  артыграк булды,  шуның  яртысыннан  артыгы  объектны  технологик  җиһазлауга  тотылды.   Предприятиенең    уникаль    үзенчәлекләреннән  берсе  - әзер  продукциянең   роботлаштырылган  склады, аның  сыйдырышлылыгы   300 тоннадан  артып  китә.   Комплексның аерым керү  юллары  бар, бу  һәркөнне  200 тоннадан  артык  продукция  чыгарырга  мөмкинлек  бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International