Казанда Натураль туклану фестивале узачак

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Казан халкын  20   декабрьдә “Казан” агросәнәгать паркында  узачак    Натураль  туклану  фестиваленә чакыра.   Һәр 100нче  килүче  Татарстан  җитештерелгән  натураль  фермер  продукциясе  белән  кәрҗин алачак, ә һәр 10нчы – истәлекле  бүләк.  Бу  хакта  бүген  «Татар-информ» МА матбугат    конференциясендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов сөйләде.

Чара  башланганда,   Ришат Хәбипов Фестивальнең  республикада  җитештерелә  торган  фермер продукциясенә  халык  игътибарын  җәлеп  итүгә юнәлдерелгән  булуын  билгеләп  үтте.    Фестивальдә җирле  җитештерелгән һәм тикшерү  узган   натураль  продуктлар сатыла  торган    шәһәр  кибетләре  булачак. Алар  арасында  конкурс уздырылачак һәм «Бәя/Сыйфат» чагыштырмасында  иң  яхшы  кибет ачыкланачак.  

Моннан  тыш,  фестивальдә Казанда  натураль продуктларны  өйгә  китерә  торган «Интернет-мәйданчыклар»   презентациясе  һәм конкурсы  булачак.  

Аның  сүзләрен  дәвам итеп,  «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү  буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры  урынбасары    Ренат Мамаев, республиканың  натураль азык-төлек  җитештерүчеләрен эре сәүдә  челәрләренә чыгару кысаларында “Өй янында” форматының зур  булмаган  сәүдә  объектларыннан партнер төркемнәр булдыру  күздә тотыла,  диде.    Аларны  актив  чыгару юлы  белән «Туган як»/«Родной край»  бренды  аша   шәһәр халкын фермер продукциясенә  җәлеп  итеп,  өзлексез сату  системасын  булдыру  планлаштырыла, шул  ук  вакытта  муниципаль районнарда  кече  цехлар  булдырып,  продукцияне планлы  режимда  җитештерү  күздә  тотыла.   Бу   сатып алучы  өчен  дә  отышлы  булачак,  ул  фермер продукциясен  түбәнрәк  бәяләрдән  алачак.  

 Шулай  ук   Ренат Мамаев   Фестиваль  программасы  турында  да  сөйләде.     «Без натураль  продуктлар  сатучы кибетләр  һәм   Интернет-мәйданчыклар    экспозициясен  әзерләдек. Шәһәр халкы,   товарларны  кабып  карап,     ошаганын  сатып  ала алачак.    11.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә  кадәр    концерт  программасы, конкурслар  һәм  сатып  алучылар  арасында  призлар  уйнату  булачак», -  дип  аңлатты  Компетенцияләр  үзәге  вәкиле һәм  сатып  алучыларга   нинди  бүләкләр  әзерләнгән булуы һәм  аларны  алу  өчен  нишләргә кирәклеге   турында  сөйләде.  

«20 декабрьдә килүчеләргә  социаль челтәрләрдә Фестивальдән    сэлфи куярга  һәм  экранда  (сәхнәдә) күрсәтеләчәк  телефон номерына  сылтама  җибәрергә  кирәк  булачак. Һәр 100нче кеше   натураль  фермер  продукциясе белән  кәрҗин алачак,  һәр 10нчыга  истәлекле  приз  булачак», - дип,  җентекләп  сөйләде    Ренат Мамаев.

Чара  азагында   Ришат Хәбипов җыелган    журналистларны  шулай  ук    Фестивальгә чакырды  һәм  үзләре,  гаиләләре  өчен     натураль  фермер  продукциясен  алырга  өндәде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International