Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гаилә фермер династияләре конкурсын игълан итә

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Авыл тормышы  һәм эше   – ул  аерым  тормыш  рәвеше. Үзләренең  яраткан  эшләре  белән  танылган  хезмәт кешеләре   ихтирамга  лаек.    Ә хезмәткә  һәм туган җиргә  мәхәббәтне  буыннан-буынга күчерүчеләр  тагын  зур  хөрмәткә ия.   Нәкъ менә шундыйлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә   «Татарстан  Республикасының  гаилә фермер  династиясе» республика конкурсын  игълан итә.  Җиңүчеләр   100әр мең сум  бүләк  алачак. 

Конкурста    кимендә ике  буын фермерлар булган һәм гамәлдәге   крестьян- фермер хуҗалыгын тотучы  бер  гаилә әгъзалары  һәм аларның  туганнары  (кимендә 2 КФХ башлыгы)    катнаша  ала.  Династия  башлыгы  итеп  беренче  буын  КФХ башлыгы  таныла.    

Конкурс буенча сайлап  алу  критерийлары  түбәндәгеләр була: 

- КФХ әгъзалары һәм даими  эшләүче  хезмәткәрләр  саны   (КФХның  һәр әгъзасы  һәм даими  хезмәткәре  өчен 1 балл);

- шәхси эшкуарларның  дәүләт реестрында  гаилә фермер династияләре    теркәлүнең   гомуми срогы    (һәр ел өчен  1 балл).

Шунысы  мөһим: КФХның  салымнар  буенча  бурычы  булмаска тиеш.  

Заявкаларны  һәм документларны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2020  елның  17  гыйнварына  кадәр  түбәндәге  адрес  буенча  кабул  итә:   420014, Татарстан Республикасы,   Казань шәһәре,    Федосеев урамы,  36 йорт, 3 кат, 309 кабинет. Кабул  итү  эш көннәрендә    9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Белешмәләр  өчен  телефоннар: (843) 221-67-53, 221-76-55.

Грант бирү  тәртибе  һәм  документлар рәвешләре  турындагы тулырак   мәгълүмат белән сылтама  буенча  кереп  танышырга  мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International