Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан халкын Натураль туклану фестиваленә чакыра

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Казан халкын  20  декабрьдә “Казан” агросәнәгать паркында  узачак    Натураль  туклану  фестиваленә чакыра.     Һәр 100нче  килүче  Татарстан  җитештерелгән  натураль  фермер  продукциясе  белән  кәрҗин алачак, ә һәр 10нчыга  истәлекле  приз  булачак.   

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат Хәбипов Фестивальнең  республикада  җитештерелә  торган  фермер продукциясенә  халык  игътибарын  җәлеп  итүгә юнәлдерелгән  булуын  билгеләп  үтте.     Фестивальдә җирле  җитештерелгән һәм тикшерү  узган   натураль  продуктлар сатыла  торган    шәһәр  кибетләре  булачак. Алар  арасында  конкурс уздырылачак һәм «Бәя/Сыйфат» чагыштырмасында  иң  яхшы  кибет ачыкланачак.  

Моннан  тыш,  фестивальдә Казанда  натураль продуктларны  өйгә  китерә  торган «Интернет-мәйданчыклар»   презентациясе  һәм конкурсы  булачак.  

Шәһәр халкы,   товарларны  кабып  карап,     ошаганын  сатып  ала алачак.   11.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә  кадәр    концерт  программасы, конкурслар  һәм  сатып  алучылар  арасында  призлар  уйнату  булачак. 

«20 декабрьдә килүчеләргә  социаль челтәрләрдә Фестивальдән    сэлфи куярга  һәм  экранда  (сәхнәдә) күрсәтеләчәк  телефон номерына  сылтама  җибәрергә  кирәк  булачак. Һәр 100нче кеше   натураль  фермер  продукциясе белән  кәрҗин алачак,  һәр 10нчыга  истәлекле  приз  булачак», - дип,  җентекләп  сөйләде    «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү  буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры  урынбасары    Ренат Мамаев.

Иртәгә барыгызны  да  Натураль туклану  фестиваленә  килүегезне көтеп калабыз! 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International