ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.   Татарстанның 36 муниципаль   районыннан  конкурста  катнашуга  теләк  белдергән   132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ 2 млн сумнан  4  млн  сумга  кадәр  күләмдә  грантлар  алдылар.   Иң күп җиңүчеләр  Мамадыш  районыннан булды    (8 фермер), Азнакай  һәм Тәтеш  районнарыннан    (6 шар фермер), Кукмара,  Саба  һәм   Нурлат районнарыннан  5әр фермер  җиңүче  булды.   

Республикада  быел шикәр  чөгендере  уңышы  узган елгы  күрсәткечтән    31,7%ка артыграк.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләре  буенча,   7 ноябрьгә республикада  шикәр  чөгендере    63,2 мең га яисә барлык  мәйданның   99%ында  җыелган.     Җыелган  уңыш   2 млн 774,4 мең  тонна  тәшкил  итә, бу  күрсәткеч  узган  ел   2 млн 131,7 мең  тонна  иде. 


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстанның  Биектау  районында  “Элита” Баш  нәсел  предприятиесенең  эшчәнлеге  белән  танышты.      Министр белән  бергә  «Элита» Баш  нәсел  предприятиесе АҖ  генераль  директоры  Фәннур Зарипов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе башлыгы    Ришат Зарипов, шулай  ук  башка  җаваплы  затлар  йөрде. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ел  саен  үткәрелә  торган  “Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы  хезмәткәре”  конкурсына  гаризалар  алуны  дәвам  итә. Ул авылда  квалификацияле  хезмәткәрләрнең  абруен күтәрүгә  юнәлдерелгән. Агросәнәгать комплексының иң яхшы  100  хезмәткәре  100әр  мең  акча  алачак.  


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  кош ите  эшкәртү  буенча  Россиядә  иң  эре  комплексларның  берсе булган  «Агрокөч.Чаллы-МПК»  эшчәнлеге  белән  танышты.       Министр белән  бергә  «Агрокөч» холдингының   Директорлар  советы    рәисе  Илшат Фәрдиев, холдингның  генераль  директоры Светлана Барсукова, шулай  ук  башка  җаваплы  затлар  йөрде.  

 Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен шәһәр халкы,  бигрәк  тә өлкәнрәк  яшьтәгеләр,  һәрвакыт  көтеп ала һәм  алар  зур  социаль  әһмияткә  ия.     Шуңа  күрә ярминкәләр уздыру  мәсьәләләре  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан   “Кайнар телефон линиясе” ачу  турында  карар кабул  ителде.  

Татарстан  районнарында авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышкы  саклауга  кую һәм  машина-трактор  паркын   ремонт эшләренә   әзерләү  буенча  АПК  оешмалары  арасында  конкурслар  узды.   Техниканы  дөрес  саклау алга  таба   аның  озак  һәм  нәтиҗәле,  шулай  ук  аз  чыгымнар  сарыф  итеп  эшләвен   тәэмин  итә.   Бу мөһим  конкурслар   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  җитәкчелеге  һәм  белгечләре  катнашында  узды.  


2
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстанның  азык-төлек  һәм  эшкәртү базарындагы  вәзгыять турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров  сөйләде. 

Бүген  “Казан” агросәнәгать паркы  территориясендә  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин булды. Аның  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров йөрде.  

Татарстанның  Менделеевск районыннан  Мунай авылы командасы  “Авыл стартаплары  помогаторы – кошчылык” («Помогатор сельских стартапов - Птицеводство») проекты  буенча  конкурска йомгаклар  ясады.   Проектның  максаты   - җирле  халыкны  мөмкин кадәр  күбрәк  җәлеп  итеп, кошлар  үрчетү  буенча  кооператив оештыру һәм  халыкны  кече  бизнеска өйрәтү.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International