Татарстанның фермер династияләре лаеклы бүләкләр алдылар

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Фермер ассоциациясенең ХX съезды  кысаларында «Гаилә  фермер  династияләре» республика конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләделәр.     Конкурста  катнашкан   Татарстанның 12   крестьян  (фермер) хуҗалыгыннан    5 КФХ 100 мең  сум  күләмендә  премияләр  алдылар.  Алар арасында  Арча, Буа (2 вәкил), Кама Тамагы һәм Чистай  районнарыннан      фермер  династияләре  бар.  

«Безнең фермерлар  аерым  хөрмәткә  ия.    Һәр кеше  дә авыл  хуҗалыгында  үз  эшен  ача  алмый.   Авылда  эш  бервакытта  да  җиңел булмады,    әмма  һәрвакыт  илнең  азык-төлек  иминлеген  тәэмин  итеп  килә.  Шуңа  күрә  дәүләт тарафыннан  аңа  ярдәм  күрсәтелә.   Тулы  бер  династияләрнең   барлыкка килүе   сөендерә.   Бүген  без  аларга  лаеклы  бүләкләр  тапшырабыз», - диде  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров.  

Мәсәлән,  Чистай  районында  Гиниятовлар гаиләсе   27 ел  дәвамында  үсемлекчелек  белән  шөгыльләнә.   Үзләренең    553,7 га җир  кишәрлегендә   2019 елда    1533 тонна  бөртекле  ашлык  үстергәннәр.  

Кама Тамагы  районының   Кече Мәрәтхуҗа  авылыннан   Ганибаевлар гаиләсе    21 елдан  артык  үсемлекчелек  белән  генә  түгел,  ә  терлекчелек  белән  дә  шөгыльләнә.  Хуҗалыкта   100 баштан  артык  эре  мөгезле  терлек исәпләнә.   2018 елда  аларның  уллары    Ранил  50 баш  эре  мөгезле  терлек  өчен  сөтчелек  фермасы  төзүгә  300 мең сум  грант алды.  

Буа районының Яңа  Тинчәле  авылыннан   Сибъгәтуллиннар  гаиләсе    17 ел  үсемлкчелек  белән  шөгыльләнә.   2019 елда  алар    2059 тонн зерна, 115 тонна  рапс һәм   8068 тонна  шикәр  чөгендере  үстергәннәр.    

Буа районының  Кишер Аксуы  авылыннан    Салаватуллиннар  гаиләсе  18 ел  буена яшелчәчелек  һәм   терлекчелек  белән  шөгыльләнә.    2019 елда  алар    913,9 тонна  кишер,   427 тонна  чөгендер, 25 тонна  суган 478 тонна бәрәңге үстергәннәр, шулай  ук   11 ат тоталар. 

Арча районының Түбән Пышалым  авылыннан    Фатыйховлар гаиләсе  13 ел  буена   ит-сөт юнәлешендә эшчәнлек  алып бара һәм алар бөртекле  ашлык  үстерәләр.    Аларның  крестьян-фермер  хуҗалыгында   27 баш  сыер исәпләнә,   2600 тонна  бөртекле  ашлык, 1640 тонна  бәрәңге  үстерелгән,    637 тонна  ит һәм  4060 тонна  сөт  җитештерелгән. 

Шуны  искәртеп  узабыз,  2019 елның 16 декабреннән  2020 елның  17 гыйнварына кадәр  барган  конкурста   кимендә  2  буын фермерлар  булган һәм бүгенге  көндә  гамәлдәге   крестьян-фермер хуҗалыгы  статусына  ия     бер  гаилә  әгъзалары һәм аларның  туганнары  катнаша алды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International