Марат Җәббаров: быел Агростартап буенча грант суммасы 5 млн сумга кадәр арттырылды. Конкурсны февральдә үк игълан итәбез!

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары  ассоциациясенең   ХX съезды  узды.  Аның  эшендә    Россиянең  Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы     кооперативлары  ассоциациясе (АККОР) Президенты    Владимир Плотников, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  урынбасары    Марат  Әхмәтов, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров, республиканың  барлык  районнар  делегатлар  һәм башка затлар  катнашты.  

Шуны  әйтергә кирәк,  2020 елның  23  гыйнварында   эшендә    Россиянең  Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы     кооперативлары  ассоциациясе төзелүгә  30 ел  булды,  ә Татарстан  фермерлары   ассоциациясе  үзенең  эшли  башлавына 30  ел  тулуны   2021  елда  билгеләп  үтәчәк.  

Чараны Фермерлар    ассоциациясе рәисе    Камияр Байтемиров ачты.  Ул  үз  нотыгында   дәүләт ярдәменең  фермерларга  киңәергә  һәм  продукция  җитештерү күләмнәрен  арттырырга  ярдәм  итүен  билгеләп  үтте.    «Крестьяннар өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы үз хокукларын  һәм мәнфәгатьләрен яклау  буенча  төп   инстанцияләрнең  берсе», - дип, нәтиҗә ясады  Камияр Байтемиров.

 Съезд кысаларында  крестьян-фермер хуҗалыклары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, төрле  оешмалар  вәкилләре   дәүләт ярдәме  чараларының  мөмкинлекләре  турында  сөйләделәр.    Татарстан  Республикасының  Гарантия  фонды  рәисе  заем акчаларын  җәлеп  итү  өчен    финанс   инструментлары тәкъдим  иттеләр.      "ТАТМЕЛИОВОДХОЗ" идарәсе” ФДБУ директоры   Марс Хисмәтуллин мелиорация  чараларына  ярдәм  итү  чаралары  турында  сөйләде,    авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре өчен  скважиналар  төзүне  субсидияләү турында  да  әйтеп  узды.         Үзебезнең   селекция  орлыкларын  сатып  алу  мөмкинлекләре һәм  фәнни эшләнмәләр  турында    Россия авыл  хуҗалыгы  академиясенең  Татарстан авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты директоры    Марсель Таһиров сөйләде. «Казань» агросәнәгать   паркы  директоры  фермерлар  белән  хезмәттәшлек  итүгә  әзер булулары  турында  әйтте,      Агропаркта    18 мең төрдән артык  продукция  бар инде, ә килүчеләр саны  һәркөнне  9 меңнән 29 меңгә кадәр җитә.  

 Съезд барышында   Марат Җәббаров  2020 елга  кече  хуҗалыкларга   дәүләт ярдәме  чараларының  арттырылуы  турында  әйтте.    «Халыкта «Агростартап» программасы  зур  кызыксыну  уятты.  Быел   1 грант  суммасы    5 млн сумга  кадәр артты,  ә    кооператив белән  бергә  булганда,    –   6 млн сумга  кадәр.    Февральдә  ук  барлык   программалар  буенча    конкурслар башлану  турында  игълан итәчәкбез», - дип ассызыклады    Марат Җәббаров һәм  ассоциация  вәкилләреннән  потенциаль   дәгъва кылучылар  белән  аңлату  һәм мәгълүмат бирү  эшенә  кушылуларын  сорады.  

Республика җитәкчелегенең авыл  хуҗалыгына аерым  мөнәсәбәте һәм  фермерларга  системалы  рәвештә  ярдәм  итүе  турында  Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы     кооперативлары  ассоциациясе   Президенты    Владимир Плотников билгеләп  үтте.  «Татарстанда    кооперация  мәсьәләләре  белән  җитди  шөгыльләнәләр.   Алар  ышанычлы  рәвештә  алга  баралар. Фермерлар  конкуренциягә сәләтле  булып,   сәүдә  челтәрләренә чыгалар», - дип, йомгак  ясады  спикер.

Республикада  кече  хуҗалыклар  барлыкка  килүгә  юлның бик  катлаулы  һәм озын  булуы  турында  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат  Әхмәтов сөйләде.     «Бүген   фермерлар  – авылның  нигезе  ул. Фермерлык  хәрәкәтенең  киләчәге  зур, ә без  хәл итәсе  мәсьәләләр   – авылда  торак һәм халыкның  кереме», - диде  вице-спикер.

Делегатларның  барлык  мәсьәләләре  һәм тәкъдимнәре съезд барышында  оператив каралды һәм хәл  ителде,  җентекләп  өйрәнүне таләп  итә   торганнары алга  таба  хәл итүгә алынды.     

Съездның  йомгаклау  өлешендә гомуми   ачык  тавыш бирү  юлы  белән   Камияр Байтемировны кабат   Фермерлар  ассоциациясе Президенты итеп    сайлау  турында һәм  Мәскәүдә АККОРның  31 съездына делегатлар  сайлау  турында  карар  кабул  ителде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International