Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген Олы Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның иң яхшы комбайнчыларына "Иң яхшы комбайнчы - 2019" республика конкурсында җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырды.
Шимбә көнне, 7 декабрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
5 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Тюрингия федераль җиреннән (Германия Федератив Республикасы) Тюрингиянең икътисадый үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край җитәкчелегндәге делегация белән очрашты.
Түбән Кама районының авыл җирлекләрендә гражданнар, шәхси хуҗалыклар тотучылар һәм фермерлар белән җирлекләр башлыклары, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе бегечләре, “Түбән Кама” кулланучылар кооперативы әгъзалары катнашында ачыктан-ачык сөйләшү рәвешендә күчмә очрашулар уздыру практикага кертелде.
4 декабрьдә Татарстанның Буа районында авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
4 декабрьдә Казан дәүләт аграр университеты агрономия факультетының 100 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп узды. Олы юбилейга 200дән артык кунак җыелды, алар арасында төрле елларда агрономия факультетын тәмамлаучы мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Чуашия Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле Петр Чекмарев, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов һәм башкалар бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узган.
Яңа ел алдыннан ай буена сәүдә мәйданчыгын арендалау бәясе бары тик 1 сум гына була, ә ветеринария контроле түләүсез башкарыла.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Росагролизинг» АҖ вәкилләре, Татарстанны авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр һәм Татарстандагы дилерлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында түгәрәк өстәл узды.