ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып  алучыларга, өйдә утырган  килеш,  Татарстан  фермерларының  үзләреннән  сыйфатлы  продукция сатып  алу  мөмкинлеген  бирә.    Сатып алучы  шулай  ук  продукциягә бәяләрне чагыштыра, уңышлырак  тәкъдимнәр эзли, сатып  алынган  продукция  турында, башка сатып  алучыларга  да  ярдәм  итәрлек, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесенең абруен күтәрерлек  итеп яисә  башка теләкләр  белән,  үз  фикерен  әйтә  ала.  

“Майский” ТК” ҖЧҖ “Иң яхшы  күмәк  шартнамә” VIII Республика конкурсында  иң  яхшы  оешма  дип  танылды.    Конкурс Татарстан  Һөнәр берлекләре    федерациясе тарафыннан  ике  елга  бер  мәртәбә  үткәрелә.  Ул  социаль партнерлыкны  үстерү рәвешләрен  камилләштерү,  хезмәткәрләрнең  хезмәткә  хокукларын  һәм  законлы  мәнфәгатьләрен  яклауда  күмәк  шартнамәнең  ролен   арттыру   максатында  башкарыла.  


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

3 декабрьдә  Аксубай  районында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  инженер-техник  сәясәт буенча  урынбасары     Тәлгать  Таһирҗанов катнашында    авыл  хуҗалыгы  техникасын  ремонтлау  һәм 2020 елгы  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү  буенча  зона  штабы  узды.  

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган   киңәшмәдә хәбәр итте.   Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.    

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  бүген  JFR Co. Ltd (Япония) һәм  Syngen Biotech   компанияләре  җитәкчелеге  белән  очрашты.   Очрашу  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында  узды.    Анда  JFR Co. Ltd компаниясен гамәлгә куючы,  аның төп  башкарма директоры  Хироши Миязаки, директор по развитию JFR Co. Ltd компаниясен үстерү буенча  директор   Нобумитсу Акай, JFR Co. Ltd компаниясенең Россиядәге  иярчен  компаниясенең башкарма  директоры   Руслан Наумов  һәм башкалар  бар  иде.  


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанның  Мамадыш  районында “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексында  иң  алдынгы  яңалыкларның  берсе  буларак, һәр сыерның бозаулый  торган  вакытын  сәгатенә  кадәр  төгәл  күрсәтеп, ветеринар телефонына  хәбәр  җибәрә  торган      уникаль  система  керттеләр.  

Узган  атнада  Лаеш районында  “Иң яхшы  комбайнчы – 2019” республика конкурсында  җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Чарада    район башлыгы   Илдус Зарипов катнашты.  Ул Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  исеменнән комбайнчыларга   60 һәм 35 мең  сум  күләмендәге  премияләрне  һәм “Кама” спорт-йөзү  комплексына  абонементлар тапшырды.    

Бүген    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат  Хәбипов катнашында  матбугат  конференциясе узды,  ул «Туган як» бренды  астында  фермер продуктларын  сату  проектына  багышланган  иде.  

Казанда  һәм республиканың  зур шәһәрләрендә  генә  түгел,  ә  кечкенә шәһәрләрендә һәм район  үзәкләрендә  дә  авыл  хуҗалыгы ярминкәләре  уза.    Менделеевск   районында  да  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренең  кызган  чагы.  

Узган атнада  авыл  хуҗалыгы  техникасын  ремонтлау  һәм язгы  кыр  эшләренә  әзерләү  буенча  зона  штаблары  башланды.   Аларның  беренчесе  Баулы  районында  узды,  анда  Татарстанның тугыз  районыннан авыл  хуҗалыгы идарәләре  башлыклары,  авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  баш    инженерлары  һәм җитәкчеләре  катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International