Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Арча районында эре мөгезле терлекләрне үрчетүне өйрәнделәр

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Арча муниципаль районында булды, ул бирегә эре мөгезле терлекләрне үрчетү белән танышу максатында килде.

Аның белән бергә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, идарәнең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов, идарәнең селекция-нәсел хезмәте инспекциясе башлыгы Зәмхәрия Зарифуллина һәм районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов йөрделәр.

Эш сәфәре “Тукай” ҖЧҖнең 500 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексыннан башланды. Аннары “Ашыт” ҖЧҖендә, “Северный” АХП” ҖЧҖендә булдылар, ике айга кадәрге бозауларны ничек караулары белән таныштылар. Биредә сыерларны бәйсез тоту комплексының эше күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бу елның 1 февраленә белешмәләре буенча, «СХП «Северный» АХП” ҖЧҖендә тулаем савым – 5096 ц, бу узган елның шушы датасына карата 126 % «Ашыт» ҖЧҖендә – 2559 ц (117 %) һәм «Тукай»  ҖЧҖендә – 1734 ц (110 %).

Моннан тыш, Ленар Гарипов Шушмабаш участок ветеринария пунктында булды, биредә «Меркурий» программасының гамәлгә ашырылуы һәм ясалма орлыкландыру пункты белән танышты.

Сәфәр азагында министр урынбасары Ленар Гарипов Шушмабаш мәдәният йортында Арча районы хуҗалыклары җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә терлекчеләр алдына терлекләргә идарә  итүне  һәм аларны  тукландыруны цифрлаштыру бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International