Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга 5 млн сумга кадәр грантлар тәкъдим итә: Спас районыннан яшь фермер шуны алып, үз эшен ачты

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга 5 млн сумга кадәр грантлар бирүгә документлар кабул итә башлады. Татарстанда АПК тармагында кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Һәм бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачып, аягында нык торучы кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Спас районының Ямбухтино авылыннан Булат Галәүтдинов. 2016 елда ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан «Эш башлаучы фермер» республика программасы буенча бөртекле культуралар үстерүгә 1,5 млн сум күләмендә грант алган иде.

«Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, агроном белегечлеген алганнан соң, мин туган авылыма кайттым. Менә инде дүрт ел мин үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнәм, тормышта моны мин иң мөһим нәрсә дип саныйм. Аны үстерүгә мин бөтен көчемне, белемемне, осталыгымны һәм туплаган тәҗрибәмне куям», – дип сөйли Булат Галәүтдинов.

Яшь фермер авыл хуҗалыгы техникасы паркын техник җиһазлауга зур игътибар бирә. Хуҗалыкта өч МТЗ-82 тракторы, ДТ-75 тракторы, Т-4 тракторы, ЗИЛ автомобиле, «Нива» комбайны һәм дискатор бар.

Быел фермер хуҗалыгында көзге арыш – 110 гектар һәм солы 70 гектар чәчелгән. Озакламый хуҗалык кырларында 50 гектарда арпа чәчеләчәк.

«Быел чәчү иртә башланда һәм аны сузмаска кирәк. Кышның карсыз булуын истә тотарга һәм әлегә туфракта дымлылык җитәрлек булганда, орлыкларны туфракка төшерү мөһимрәк», – дип сөйли яшь фермер.

Хуҗалыкта көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау белән шөгыльләнәләр, һәр гектарга 100 килограмм аммиак селитрасын кертү планлаштырыла.

Бу эшләрдә фермерга тракторчы Әсхать Карипов, чәчүчеләр Фәрит Садыйков, Эльвин Шамилов, Раил Марапов, культиватор Илфат Кәримов булышалар, ә Ленар Ибәтов чәчүлекләрне тырмалау һәм тигезләү белән шөгыльләнә. Һәрберсенең үз эш участогы, үз бурычы һәм алар моны бик әйбәт башкаралар. Аграрийларга кырга ук төшке аш китерәләр, бу вакытны сарыф итмәскә ярдәм итә, чөнки эшнең кызу вакытында вакыт бик кадерле.

Кыр хезмәтчәннәре өен бу елның ничек булуын әлегә әйтеп булмый, әмма кешеләрнең өмете зурдан. Иң мөһиме – бу тырышлык һәм бөтен көчне куеп эшләү теләге. Үз җирен кадерләүче яшь фермер алга таба да нәкъ менә шулай эшләргә уйлый да.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, эш башлаучы фермерлар эш ачуга дәүләт ярдәмен ала алалар. Грант акчаларын сөтчелек фермалары, эре мөгезле терлекләр симертү фермалары төзүгә, сарыклар үрчетүгә, ана кәҗәләр тотуга, ит һәм йомырка өчен кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар), фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгын җитештерү фермаларын тотуга, теплицалар, яшелчәсаклагычлар төзүгә тотарга мөмкин булачак.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, сылтама буенча  керергә.

Документлар 2020 елның 19 маена кадәр кабул ителә. Консультацияләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгендә бердәм кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин, телефон: 8-800-444-16-70.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International