Татарстанның эш башлаучы фермерлары 5 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.

Грант акчаларын сөтчелек фермалары, эре мөгезле терлекләр симертү фермалары төзүгә, сарыклар үрчетүгә, ана кәҗәләр тотуга, ит һәм йомырка өчен кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар), фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгын җитештерү фермаларын тотуга, теплицалар, яшелчәсаклагычлар төзүгә тотарга мөмкин булачак.

Заявкалар һәм документлар районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә ябык конвертта кабул ителә.

Документлар 2020 елның 20 апреленнән 19 маена кадәр кабул ителә. Консультацияләр өчен телефон: 8(843)221-76-85.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, сылтама буенча керергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International