«Нармонка» агрофирмасы бакчачыларны томат, борыч, баклажан, кәбестә, брокколи һәм хәтта кавын үсентеләре белән тәэмин итәргә әзер

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы бакчачылар өчен дә борчу тудырды. Урамда яз, димәк, бакчада эшләү, түтәлләр казу, үсентеләр утырту вакыты җитте. Әмма короновирус үз төзәтмәләрен кертә. Хәзер урамга чыгып йөреп булмый, зур кибетләргә йөрергә ярамый. Ә кешеләргә яшелчә, җиләк-җимеш үсентеләре кирәк.

Мондый шартларда республика җитәкчелеге, азык-төлек белән тәэмин итүдән тыш, бакчачыларны да кайгырта. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 03.04.2020 ел, № 252 карары нигезендә базарларда һәм кибетләрдә бакчачылык өчен үсемлекләр орлыклары, үсентеләр, үрентеләр, ашламалар, грунт һәм башка товарлар сату рөхсәт ителә.

Мәсәлән, Казаннан ерак түгел «Нармонка» агрофирмасында быел шактый күп күләмдә үсентеләр әзерләргә уйлыйлар. Агрофирма җитәкчесе Олег Солягин аңлатуынча, аларда хәтта кавын һәм карбыз үсентеләре дә бар. Гадәти культураларның: томат, татлы борыч, баклажан, кабак, ташкабак. үрентеләре әзер инде. Моннан тыш, сатуда төрле чәчәкләр үрентеләре булачак. Ә иң популяр культура – кәбестә шушы көннәрдә махсус кассеталарга чәчелгән һәм бик әйбәт чыккан.

25 апрельдән соң үсентеләрне «Нармонка» агрофирмасының чатырында (Лаеш районы, Нармонка авылы) алырга мөмкин булачак. Үсентеләр узган елгы бәяләрдән сатыла. Мәс., башлы кәбестә, кызыл, төсле кәбестәләр, савойский кәбестәсе, брокколи һәм кольраби үсентеләрен 10ар сумнан алырга мөмкин, томат, кыяр, борыч, баклажан, ташкабак, кабак, карбыз, кавын һәм чәчәкләр үсентеләрен – 20 сумнан. Барлык мәсьәләләре буенча 8-952-048-89-61 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International