Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифингта видеоэлемтә режимында журналистлар белән очрашты.
«Сезгә барыбызга да мәгълүм булганча, республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә дә карамастан, бу авыр вакытларда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризыклар булсын өчен эшләүләрен дәвам итәләр. Хәзер барлык аграрийлар өчен иң җаваплы чор, булачак уңышка нигез салына», – дип, билгеләп үтте Марат Җәббаров, үз чыгышын чәчү буенча белешмәләрдән башлап.
Татарстан Республикасында чәчүлек мәйданы 2,8 млн га тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдә. Чәчүлекләр структурасы буенча шикәр чөгендере мәйданы 25%ка киметелде. Бу өлештә бөртекле культуралар чәчелә. Көздән уҗым культуралары 494 мең га мәйданда чәчелде, аларның чыгышы әйбәт. 7,0 мең га чамасы мәйданда үсемлекләрнең һәлак булуы фаразлана.
Бүгенгә сабан культуралар 157 мең га (фараздан 9%) чәчелгән, шул исәптән бөртекле сабан культуралары – 129 мең га (12%); берьеллык үләннәр һәм катнаш азык – 19 мең га (9%). Югары эш темплары түбәндәге районнарда: Зәй районында – 14,8 мең га (33%), Буа – 17,7 мең га (27%), Азнакай – 10,6 мең га (18%), Нурлат – 11,5 мең га (24%), Чүпрәле – 8,0 мең га (18%), Чистай районында – 6,0 мең га (9%).
Чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор һәм 680 чәчү комплексы җәлеп ителгән. Әзерлек 100% диярлек.
Авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышының нигезен минераль ашламалар тәшкил итә. Алар уңышны арттырып кына калмыйлар, ә аның сыйфатын да яхшырталар: шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләме арта. Бер гектарга 54,9 кг ашлама тупланган (2019 елда – 45,4 кг). Уңыш өчен кимендә бер гектарга 70 кг ашлама кертү планлаштырыла.
2020 елга дәүләт ярдәме 15,1 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән: 5,1 млрд сум – РФ бюджетыннан һәм 10,0 млрд сум – ТР бюджетыннан.
Язгы кыр эшләренә бюджеттан төрле статьялар буенча 6,0 млрд сум субсидия каралган.акчаларның күп өлеше (4,5 млрд сум, 75%) хуҗалыкларга җиткерелде инде.
Аграрийлар өчен 1%тан 5%ка кадәр еллык ставка белән ташламалы кредит карала. Республикада 2020 елга субсидияләр лимиты 572,6 млн сум күләмендә карала.
Вәкаләтле банклар тарафыннан 17 апрельгә 12,2 млрд сумга 152 заявка килештерелде һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы на җибәрелде. 2020 елның 17 апреленә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 11,2 млрд сумга 143 заявка хупланда. Кече хуҗалыклар буенча 395 млн сумга 82 заявка хупланды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 9,1 млрд сумга хупланган 121 кредит бирелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шуны искәртеп узды, агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, имин булмаган һава шартларына карамастан, тотрыклы эшчәнлек алып бару һәм керемнәрне алдан фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Бу хәтәр игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим, шундыйларга безнең республика да керә. 2020 ел уңышы өчен иминләштерелгән көзге культуралар мәйданы 62,2 мең гектар (2,1%) тәшкил итә. 2019 году елда «Талисман» иминият оешмасы» АҖ иминләштерү очрагына 110 млн. сум кайтарды. 2019 елда шулай ук бары тик иминләштерелгән җирләр буенча гына һәлак булган көзге культуралар өчен федераль бюджеттан компенсацияләү турында карар кабул ителгән иде.
Язгы кыр эшләрен башкару өчен аграрийлар ягулык белән тәэмин ителгән. Барысы 140 мең тонна ягулык кирәк булачак, шул исәптән язгы кыр эшләренә – 70 мең тн. Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дизель ягулыгын тоннасын 41 200 сумнан бирү турында «Татнефть» ГАҖ (ПАО) белән килешенде. (Белешмә өчен: нефть базаларында азлап сату бәясе – тоннасы 47-48 мең сум, НПЗларда (нефть эшкәртү заводлары) күпләп сату бәясе – тоннасы 46,8 мең сум).
Марат Җәббаров, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен техниканың төзеклеге генә түгел, беренче чиратта, кешеләрнең сәламәтлеге мөһим, дип өстәде. Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен Министрлык тарафыннан агросәнәгать комплексының өзлексез эшләве өчен чаралар комплексы кабул ителде. Халыкның азык-төлек белән тәэмин ителеше әлеге чараларның һәм профилактикалау и режимының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күрсәтә, диде министр.
Вице-премьер шулай ук шәһәр халкын җәйге авыл эшләре белән тәэмин итү программасы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәге төзелү турындагы яңалыклар хакында сөйләде.