Түбән Кама районында тәүлек эчендә 100 тонна сөт җитештерделәр

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

20 апрельдә Түбән Кама районы сөт җитештерү буенча 100 тонна сызыгына чыкты.

Мондый күрсәткечкә район сөт терлекчелеген цифрлаштыруны куллану аркасында ирешә. Аграрийлар DTM ihTouch Cloud программасын – терлекләрнең сәламәтлек торышын мониторинглауны һәм Dairykomp 305 Селэкс программасын – җитештерү процессы күрсәткечләренең электрон базасын кулланалар. Әлеге технологияләрне куллану һәр сыер буенча продуктивлыкны һәм сыйфатны контрольдә тотарга ярдәм итә.

Агымдагы елда «ОРСИС-АГРО» ҖЧҖ дә югары үсеш динамикасын күрсәтүне дәвам итә, кузган  2019 елдагы тәүлеклек савылган 50 тонна сөткә быел 11, 7 тонна (131%) өстәлгән, «Кармалы» агрофирмасы” ҖЧҖендә – 2019 елдагы 29,2 тоннага 7,3 тонна өстәлгән (133 %).

Бүгенге көндә, оператив белшемәләр буенча, республикада 228462 баш сыер исәптәнә. Көнлек тулаем савым – 3859,1 тонна. Бер сыердан – 16,9 кг. Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанда Россия сөтенең 6%ы җитештерелә, дигән мәгълүмат биргән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International