Татар халкы гомер-гомергә атларга мәхәббәт белән караган. Ат кешегә җир сөрүдә дә, транспорт чарасы буларак та ярдәм иткән. Татарларда «АТ ҖЕНЕ КАГЫЛГАН» дигән гыйбарә бар. Бу сүзләр акыллы, мәрхәмәтле, турылыклы җан ияләреннән башка яши алмаган кешеләр турында әйтелә.
26 февральдә Буа районында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча район Советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.
Бүген Апас районында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча район Советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.
2020 елда үсеш ноктасы АПК белән идарә итүне цифрлаштырудан гыйбарәт. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 11 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм түбәндәге дүрт юнәлеш буенча уздырыла:
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, үз эшләрен ачып, аякларында нык торучы һәм уңышлы эшләүче кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Питрәч районыннан Фәсхетдтновлар гаиләсе. 2016 елда алар “Гаилә терлекчелек фермалары” программасы буенча 2 миллион 480 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алдылар.
25 февральдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе делегациясе белән очрашты, делегацияне Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе хәкиме Үктәм Барноев җитәкли, очрашуның максаты - үзара хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен билгеләү.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елның 3 – 4 мартында «Экогород новый мир» перспектив үсеш үзәге” АФО (АНО) «Азык-төлек иминлеге, Россиянең ябык үсемлекчелеген һәм фермерлык челтәрен үстерү» темасы буенча конференция уздыра. Чарада фермер хуҗалыклары һәм фәнни авыл хуҗалыгы оешмалары катнашырга мөмкин.
Авыл кешеләренең авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына берләшүе көннән-көн активлаша. Бу үз продукцияңне табышлырак сату һәм базарда конкуренциягә сәләтлерәк булу өчен эшләнә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, ел башына республикада 273 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлде, 2019 елда аларның саны 45 кә артты. Мондый активлыкка дәүләт ярдәме, әлбәттә, зур этәргеч бирә. 2015 елдан бирле авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары 827 млн. сумлык дәүләт ярдәме алдылар.
Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.