«Казан» агросәнәгать паркы Татарстан халкы өчен элеккеге режимда эшли

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Коронавирус пандемиясе шартларында халыкны азык-төлек продуктлары һәм көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар хезмәткәрләренә мөһим бурыч йөкләнә. Шуңа күрә «Казан»  агросәнәгать паркы» АҖ сезнең өчен эшләвен дәвам итә. Эш көннәрендә ул 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли, ә ял көннәрендә – 7.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Дүшәмбе – гадәттәгечә, санитар көн.

Агросәнәгать паркында экологик чиста, натураль продуктлар, социаль бәяләр һәм хезмәтләр күрсәтүнең киң спектры, ассортимент төрлелеге гарантияләнә. Товарлар ассортименты белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

«Казан» агросәнәгать паркында инфекция таралуны булдырмау буенча тәкъдим ителгән катгый чаралар күрелүгә бик җаваплы карадылар. Комплекс территориясендә зарарсызландыручы махсус чаралар белән дезинфекция уздырыла. Моннан тыш, Агросәнәгать паркына кергәндә сатып алучылар өчен антисептиклар белән дозатор куелган. Комплекска бары тик битлек кигән килеш кенә керү рөхсәт ителә. Сатып алучыларга бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта торырга тәкъдим ителә. Болар барысы да килүчеләр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен уңай булсын һәм аларны саклау өчен булдырыла.

Агросәнәгать паркына бару максаты белән өйдән чыкканда гражданнар 2590 номерына, № 8 максатын күрсәтеп, смс җибәрергә тиеш. Теркәлү турындагы мәсьәләләрне 8 (800) 250-90-33 телефоны буенча төгәлләштерергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре элеккечә үк үз продукцияләрен Агросәнәгать паркында сата алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International