ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Шимбә көнне, 26 сентябрьдә, иртәнге сәгать 6дан Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган гадәттәге ярминкәләр эшли башлый.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Республикада миллионлап кеше авыл җирендә яши. Без авылда, шул исәптән республика программалары кысаларында да, тормыш сыйфатын күтәрү буенча зур эш башкарабыз. Авыл - ул яшәү рәвеше, үзенчәлекле мәдәният һәм тормыш рәвеше. Биредә традицияләр, гореф-гадәтләр һәм туган тел саклана. Бер үк вакытта авыл хуҗалыгы икътисад өчен мөһим тармак булып тора", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында.

Быел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуаплык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт ярдәмен алган 64 мөрәҗәгать итүче яшелчә үстерә, товар балыгы үрчетә, умартачылык, ат үрчетү белән шөгыльләнә, сөт һәм ит терлекчелегендә эшли.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген дүртенче чакырылыш Кукмара район Советының беренче утырышы булды, аның барышында Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларның нәтиҗәләре, Кукмара муниципаль районы башлыгын һәм аның урынбасарын сайлау, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү каралды.

Россия Президенты Владимир Путин, 23 сентябрьдә Федерация Советы әгъзалары алдында чыгыш ясаганда, Хөкүмәткә илнең балансланган, гармонияле үсешен тәэмин итәргә һәм авыл территорияләрен үстерүгә резервлар эзләргә кушты.

Аграрийлар «Агрополия» мәгълүмат платформасында реаль вакыт режимында АПК өлкәсендә белем алырга һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең бөтен үзенчәлеген өйрәнә алалар. Система Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге базасында эшләнгән. Бу хакта бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалану мөмкинлеген бирәчәк.

21 сентябрьдә Мәскәү шәһәрендә «Яшь профессионаллар» ("Молодые профессионалы") VIII Илкүләм чемпионатының финал ярышларына нәтиҗәләр ясалды. Татарстан гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбендә беренче уку көне башлана. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Уку барышында “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖенең цифрлаштыру һәм проектка идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйли, аларның кайда һәм ни өчен кулланылуын аңлата. Үсемлекчелекне автоматлаштыру белән галим-агроном Ирина Головатая җентекләп таныштыра.

23 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында авыл хуҗалыгы мәгариф платформасы башлануга багышланган матбугат конференциясе узачак.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International