Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм яшь төзүчеләрнең, балта осталарының һәм тимер коючыларның эшләнмәләре ярминкәләренә чакыра

2020 елның 25 сентябре, җомга

Шимбә көнне, 26 сентябрьдә, иртәнге сәгать 6дан Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган гадәттәге ярминкәләр эшли башлый.

Шәһәр халкы кулай бәяләрдән ит, казылык әйберләре, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясе сатып ала алалар.

«Казан» агросәнәгать паркында мәгариф оешмалары казанышларының ярминкәсе узачак. Анда республиканың 200дән артык мәктәп, көллият, техникум коллективлары, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара укыту комбинатлары катнаша. Ярминкәдә шәһәр халкына укучылар һәм студентлар ясаган төрле бакча кирәк-яраклары, тегелгән, текстиль, кулинария әйберләре, йорт җиһазлары, көнкүреш әйберләре сатылачак. Моннан тыш, килүчеләр яшь төзүчеләрнең, балта осталарының һәм тимер коючыларның эшләнмәләре сатып ала алалар, шулай ук укучылар әзерләгән иҗат номерларын карый алалар.

Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уза:

–Авиатөзелеш районы:Ленинград ур., 27(“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур., 7 йорт янында;

–Вахитов районы:Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;

–Киров районы:Кызыл Кокшай ур.,150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур.,20;

–Яңа Савин районы:Хөсәен Ямашев пр.,71а(“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта);Лаврентьев ур., 10 (чатыр корылган мәйданчык);

–Идел буе районы:Р.Зорге ур.,66,корп.1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур.,72 (чатыр корылган мәйданчык);

–Совет районы: Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур.,12 һәм Липатов ур.,7((чатыр корылган мәйданчык һәм “Дәрвиш” базары территориясендәге мәйданчык);

–Мәскәү районы:Ш.Усманов ур.,1 (Энергетиклар һәм Ш.Усманову урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);

–Зеленодольск районы:Яңа Тура һәм Осиново поселокларында:(«Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы янында);

–Чаллыда:Г.Тукай ур.,16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр.,(Ипподром территориясендәге мәйданчык);

–Түбән Камада:Вокзал ур.,2(«Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур.,1(«Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алачаклар(сәүдә урыннары бушлай була), ә халыкның сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән, сәүдә бәяләреннән башка гына, сатып алу мөмкинлеге булачак.

Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International