Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭкоНива» аграр холдингы президенты Штефан Дюрро белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Очрашу барышында яклар инвестпроектны гамәлгә ашыруның агымдагы барышы турында фикер алыштылар. Проект 13100 сыерга исәпләнгән, тәүлеккә 360 тонна сөт җитештерерлек өч сөт комплексын төзүне күздә тота. Бүгенге көндә беренче комплексны төзү эшләре бара.