Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Кения делегациясе белән очрашты

2021 елның 30 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Кения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Бенсон Хенри Оума Огуту җитәкчелегендәге Кения делегациясе белән очрашты. Сөйләшүләрдә шулай ук Миссия Башлыгы урынбасары Мигодо Джошуа Мванги, Амиси Илчелегенең Вәкаләтле министры һәм Киңәшчесе Маурис Окоч Окомо катнашты.

Очрашуны ачып, Наил Залаков кунакларга Татарстан Республикасының агросәнәгать мөмкинлекләрен презентацияләде һәм эшнең иң мөһим күрсәткечләре белән таныштырды, Татарстанда авыл хуҗалыгының өстенлекле тармакларның берсе булуын билгеләп үтте.

Бенсон Хенри Оума Огуту, үз чиратында, Кениядә авыл хуҗалыгының  үсеше, терлекчелекнең, үсемлекчелекнең торышы һәм алар илендәге дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Наил Залаков шулай ук Гвинея Республикасы делегациясе белән очрашты. Аның составына Гвинея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Маджу Каке һәм Киңәшчесе Аллассори Санкон кергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International