Марат Җәббаров «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» икътисадый саммитында булды

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты һәм Russia Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсе ачылды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия  Федерациясенең икътисадый үсеш министры Максим Решетников катнашты.

Республика Президенты Россия  Федерациясе   Хөкүмәтенә Казан саммитына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, форумның төп бурычы - Россиянең ОИС илләре белән икътисадый хезмәттәшлекне  ныгыту.

- Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге - Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән өстенлекле юнәлеш. Мин барлык катнашучыларга да нәтиҗәле   эш телим, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

 Максим Решетников билгеләп үткәнчә, форум кысаларында хәләл темасына зур игътибар бирелә.

- Бу - икътисадның яңа, тиз үсә торган секторы. Хәләл индустриянең  ил эчендә дә, экспорт өлкәсендә дә зур мөмкинлекләре  бар. Бу - инвестицияләр, сәүдә, мода, мәдәният, креатив индустрия. Форумны үткәрү чорында бу мәсьәләләр буенча актив фикер алышыначак, - диде министр.

 Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм чакырылган кунаклар Russia Halal Expo хәләл индустриясе күргәзмәсе белән танышты. Быел 100дән артык экспонент үз продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итте. Категорияләр төрле: азык-төлек, медицина, фармацевтика, косметика, кием-салым, бизәнү әйберләре, туризм өлкәсе, ИТ, финанслар һ. б.

Марат Җәббаров АГРОКӨЧ, «Камамбер» ҖЧҖ, «Касымовский» сөт комбинаты, «Эмиз» сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Түбәтәй» тиз туклану рестораны кебек авыл  хуҗалыгы  гигантлары экспозицияләренә аерым тукталды.

 - Хәләл продукциягә ихтыяҗ ел саен 10-15%ка арта. Әгәр 2019 елда Татарстан халәлне 0,3 млн доллар күләмендә  экспортлаган булса, 2020 ел нәтиҗәләре буенча инде 2,5 миллион долларга, ә бүгенге көндә бу күрсәткеч  3 миллион долларга җитте, - дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

- 2024 елга кадәр «Хәләл» продукциясен экспортлауны 2020 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда берничә тапкыр арттыру планлаштырыла. Әлеге эшне без Татарстан Республикасында «Хәләл» продукциясен экспортлауны үстерү стратегиясе кысаларында алып барабыз, - дип хәбәр итте «Рацин» АҖенең хәләл продукция экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов.

Россия компанияләреннән тыш, үз стендларын Төркия, Индонезия, Бахрейн,  Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Кыргызстан, Казахстан һәм Әзербайҗан вәкилләре оештырды.

Шулай ук Russia Halal Expo мәйданчыгында төрле мастер-класслар оештырылды, аерым алганда, татар ашлары һәм яулык бәйләү буенча.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты Казанда 28-30 июльдә уза. Форумның төп темалары – белеп  куллану, партнерлык финанслары, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, медицина, спорт һәм креатив индустрияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International