Марат Җәббаров «Россия – Ислам Дөньясы: KAZANSUMMIT 2021» икътисадый саммиты кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «Россия - Ислам Дөньясы: KAZANSUMMIT 2021» Россия һәм ОИС илләренең XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында АПК өлкәсендә сәүдә-икътисадый эшчәнлекне һәм инвестицияләрне үстерү мәсьәләләре буенча икеяклы сөйләшүләр узды. Аларда  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасары Ленар Гарипов, хәләл продукцияне экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов та катнашты.

Беренче очрашу Казахстан Республикасы вәкилләре белән узды. Анда Казахстан Республикасының сәүдә һәм интеграция Вице - министры Кайрат Торебаев, «QazTrade «сәүдә сәясәтен үстерү үзәге» АҖ генераль директоры урынбасары Нурлан Кулбатыров, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге сәүдә вәкиле урынбасары – Казандагы бүлек җитәкчесе Нурҗан Садыйков катнашты.

 Сөйләшүләр барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы товарлары белән тәэмин итү күләмнәрен арттыру мөмкинлеге шактый.  "Хәләл" стандартлары буенча җитештерелгән продукциягә аерым игътибар бирелде. Татарстан өчен Казахстанның кооперативлар төзү өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы.

“Без шулай ук хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен җайга салырга телибез. Мәсәлән, Казахстанга Татарстаннан  бәрәңге җибәрергә мөмкин булыр иде”, - дип билгеләп үтте Кайрат Торебаев.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасыннан Казахстанга 38,8 млн. долларга  продукция экспортланды. Аның төп өлеше -  36,7% соус әзерләү өчен кирәкле продуктларга  туры килә. Продукцияне экспортлау буенча икенче урында - көнбагыш мае. Өченче урында - томат кетчуплары һәм башка томат соуслары.

 Яклар эшче төркем төзергә һәм мөмкин булган хезмәттәшлек өлкәләрен җентекләп өйрәнергә кирәклеге турында килештеләр.

Иран делегациясен Iran Dairy Industries Trading Company компаниясе идарә әгъзасы һәм идарәчел   директоры Голизада Ягмур җитәкли.

«Иран Ислам Республикасы һәм Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләр бик яхшы үсеш алды, дип әйтәсе килә. 2020 елда без сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр тагын да  алга  китте.  Безнең илләр арасында сәүдә әйләнеше күләме 44 %ка артты, Россиягә Ираннан экспортлау якынча 105% ка артты. Татарстанда да планнар бар. Киләсе елга без аграр күргәзмәдә катнашырга телибез. Моннан тыш, уртак җитештерү мәсьәләләре буенча да фикер алышырга мөмкин дип уйлыйм», - диде ул.

 Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча эшче төркем төзү турында карар кабул ителде, ул ай дәвамында безнең илләр арасындагы багланышларның барлык  нокталарын билгеләячәк. Бер айдан соң очрашу  һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыра башлау күздә тотыла.

“Очрашырга, аралашырга, эш тәртибендә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк”, - дип хуплады Марат Җәббаров.

Фикер алышулар шуның  белән генә тәмамланмады әле.

 “Хәләл продукция темаларында иң мөһиме - сыйфат мәсьәләсе, сату каналларын эзләү, җитештерү күләмнәрен арттыру. Узган ел нәтиҗәләре буенча без әлеге продукция экспортын 2,5 млн.долларга җиткердек, агымдагы елга бу продукцияне экспортлау 5 млн. долларга кадәр җиткерү бурычы куелды”, - дип хәбәр итте Марат Җәббаров «РЕСУРС» дәүләт унитар предприятиесе вице-президенты Ренат Шиһапов белән очрашуда.

 "Кош-корт итенә, хәләл продукциягә ихтыяҗ югары булу сәбәпле, безнең компания өчен Фарсы култыгы илләре өстенлеккә ия.  Шуңа күрә без хәләл җитештерүне үстерүгә тагын да зур игътибар бирәбез", - дип килеште ул министр белән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International