Татарстан гаиләләре авыл ипотекасына 5 миллиард сумнан артык дәүләт ярдәме алдылар

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Татарстанда 2300дән артык гаилә ташламалы шартларда авыл җирендә күчемсез мөлкәт сатып ала алды. Республика халкы финанс ярдәмен Россельхозбанкның «Авыл ипотекасы» программасы нигезендә  алды. Халыкка күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 5 миллиард сумнан артып китте.  Ипотека кредитының уртача чегы 2,2 миллион сум тәшкил итә.

Авыл ипотекасының өстенлекләре һәм авылда яшәүнең уңай яклары  турында татарстанлылар үзләре сөйли.

“Авылда туып-үстем, шуңа күрә үз йортымда яшәргә яратам. Биредә уңай да, тыныч та. Хәзер авыл ипотекасы буенча яңа йорт сатып алдым һәм сөенеп туя алмыйм”, - дип, шактлыгы белән  уртаклашты Питрәч районында яшәүче Гүзәлия Хәсәнова.

 Татарстанда авыл ипотекасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ташламалы кредит алу өчен Россельхозбанк офисына мөрәҗәгать итәргә яки Свое Жилье: https://svoedom.ru/  сайтында заявка  калдырырга кирәк.

Авыл ипотекасы буенча кредит алу шартларын исегезгә төшерәбез:  потенциаль заемчының яше 21 яшькә җиткән,  Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча теркәлгән булырга  тиеш.  Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез мөлкәт  объекты сатып алганда кредитның максималь күләме  3 млн. сум тәшкил итә. Кредитны 25 елга кадәр алырга мөмкин,   беренчел кертем 10%тан  башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International