Татарстан аграрийлары беренче миллион тонна ашлыкны җыеп алдылар

2021 елның 30 июле, җомга

Татарстан аграрийлары беренче миллион тонна ашлык җыеп алдылар. Бүгенге көндә республикада уртача уңыш 16,7 ц/га тәшкил итә. 1 129 168 тонна ашлык суктырылган.

Бу сезонда һава шартлары начар булуга карамастан, урып-җыю эшләре тукталып  тормый. Урып-җыю алдынгылары - Тукай, Тәтеш һәм Зәй районнары. Суктырылган ашлык күләме буенча Тукай районы алда бара. Биредә уртача уңыш 24,1 ц/га тәшкил итә, 18 093 гектар мәйданда     43601 тонна ашлык суктырылган. 

Икенче урында - Тәтеш районы. Уртача уңдырышлылык  - 23,3 ц/га, бу районда 23925 гектарда  55632 тонна ашлык суктырылган.

Ә өченче урында  - Зәй районы, уртача уңдырышлылык  - 21,3 ц/га,  21433 гектарда  45567 тонна ашлык суктырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International