Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармакларын үстерү буенча 2021 елның беренче яртыеллыгына йомгаклар ясау темасына киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнаштылар.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, бу яртыеллыкта 209 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән, узган ел белән чагыштырганда үсеш 1%. Шулай ук 721 мең тонна сөт җитештерелгән. Сыерларның продуктивлыгы 4%ка арткан.
Кошларның баш саны - 6%ка, атлар, сарыклар һәм кәҗәләр - 4%ка, дуңгызлар 1%ка арткан. Иң күп санда эре мөгезле терлекләр артуы Мамадыш (+3369 баш), Балтач (+2368 баш), Әтнә (+1695 баш) районнарында теркәлгән.
Моннан тыш, киңәшмәдә терлекчелек предприятиеләре өчен алдагы бурычлар турында да фикер алыштылар.