ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсе кысаларында «Азык-төлек иминлеге өчен глобаль мәсьәләләр:хәтәрлекләр һәм мөмкинлекләр» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгында 10 меңнән артык вакансия Свое Фермерство платформасында урнашкан. Биредә агросәнәгать комплексы компанияләре студентларга җәйге чорга түләүле стажировкалар тәкъдим итә - эш бирүчеләрнең 70%ы студентларга эш тәҗрибәсе булмаган килеш айга 15-30 мең сум хезмәт хакы белән эшләр тәкъдим итәләр. Мәсәлән, Татарстан студентлары җәйге каникуллар вакытында үз республикаларында да, аннан читтә дә - Удмуртиядә, Пермь краенда һәм Киров өлкәсендә дә эшкә урнаша алалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре томат үстерү үзенчәлекләре турында мәгълүмат әзерләгәннәр.


22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Көндәлек хезмәтләре белән хөрмәт һәм ихтирам казанган гади кешеләр турында яза торган  безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикабызның бүгенге герое - Кукмара районының «Рассвет» агрофирмасында зоотехник-селекционер булып эшләүче Владимир Ильич Павлов.

Бүген республика хуҗалыкларында бар куәткә терлек азыгы әзерләү бара. Башка эшләр дә тукталып тормый. Эре сөтчелек хуҗалыкларында, кагыйдә буларак, ел әйләнәсе бертиплы ашату җайга салынган. Нәтиҗәдә, савым да тотрыклы. «Тукай-Яшелчәләр» агрофирмасында хәзер сенаж әзерләү буенча эшләр башкарыла.


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Федераль бюджеттан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗның зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенечләр белән аграрийлардан күп санлы мөрәҗәгатьләр булуны исәпкә алып, Росагролизинг ай азагына кадәр "Юбилей" тәкъдименең гамәлдә булуын ай ахырына кадәр озайтты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл ипотекасын бирүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә. Кредитларны Россельхозбанк һәм ВТБ филиалларында алырга мөмкин.


18
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Агроволга» күргәзмәсендә 60тан артык җитештерүче һәм тәэмин итүче «Авыл хуҗалыгы техникасы» бүлеге кысаларында үз техникасын тәкъдим итәчәкәр. Биредә шулай ук «Таросмашинери» ҖЧҖ, «АМА-Поволжье» ҖЧҖ, «Проминтел-Агро» ҖЧҖ, «Кун Восток» ҖЧҖ, «Даймлер КАМАЗ РУС» ҖЧҖ, «Гелиос Агро» ҖЧҖ, «Агропроф» ҖЧҖ, «КАЗАНЬСЕЛЬМАШ» ҖЧҖ, «Ропа Поволжье» ҖЧҖ, «АгротехниКа МП» ҖЧҖ кебек  гигантларның һәм башкаларның продукциясе белән танышырга мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында вакцинацияләүнең өстенлекләре турында лекция укылды. Аның модераторы - Казанның 12нче хастаханәсе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рамил Әхмәтов. Чарада ведомство һәм ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре, шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International