Яңа сезонга уңышлы әзерләнү өчен сентябрь азагында дачада нинди эшләр башкарырга

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Бакчачылар   өчен көз - яңа сезонга әзерләнә башлау.  Үсемлекләр турында хәзер кайгыртмасаң, киләсе елда бакча үзенгең иртә шытымнары һәм мул уңышлары белән сөендермәячәк. Бакча кишәрлеген  киләсе сезонга ничек әзерләргә кирәклеге турында безгә «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйләде.

- Агачларга һәм куакларга кыраулар  төшкәнче, җир  туңа  башлаганга  кадәр  су сибегез, алар су сеңдереп калырга  тиеш. Бигрәк тә яшь агачлар су сибүгә мохтаҗ.

 - Агач кәүсәләрен агартыгыз. Моның өчен иң яхшы вакыт – сентябрьнең соңгы кояшлы көннәре. Бу матурлык өчен түгел, ә агач кайрысын салкыннардан, кояш кыздыруыннан саклау һәм кайры астында кыш чыгарга  җыенучы корткыч бөҗәкләрне юк итү өчен эшләнә. Әгәр бакчагызда  бер  кәүсәле куаклар  булса, аларны  да  агачларны  буяган  кебек  буярга  кирәк.  

– Күпьеллык соңгы чәчәкләрне - дельфиниумны, розаларны кисәргә кирәк. Сабакларын  10 см озынлыкта  калдырыгыз.

- Яңа  дача сезонына лалә чәчәкләре, гиацинтлар, көзге сарымсак, суган   утыртыгыз.

   - Теплицаларда өлгереп җитмәгән борычларны һәм баклажаннарны җыеп алыгыз, алар өй шартларында өлгерә. Төнлә һәм көндез  температураның   уйнап торуы  аркасында   бу культураларда бактериозлар чыга  башлый.

- Дача сезонын озайтырга тырышыгыз. Сентябрь ахырында яшел кыяк өчен  утыртылган суган, шулай ук редис яхшы үсә. Петрушка, укроп чәчәргә була. Парникта һәм теплицада мондый яшел тәмләткечләр октябрь уртасына кадәр яхшы үсә. Җылытыла торган теплицаларда кыяр хәтта беренче карга кадәр  яхшы өлгерә.     

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International