Балтач районында терлекчелек буенча семинар узды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле технологияләре – авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе» темасына зона семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар һәм хуҗалыклар зоотехниклары катнашты.

 

Киңәшмәдә 2021 елның терлекчелек тармагының 8 айлык  эшенә йомгак ясалды. Бу тема буенча  хуҗалыкта селекция-генетика эшен оештыру һәм терлек азыгының сыйфаты турында фикер алыштылар.

Семинарда авыл хуҗалыгындагы инновацияләр - сөтне суыту технологиясе дә, саву җайланмаларын дезинфекцияләү технологиясе дә игътибардан читтә калмады. Кунакларга сыерларның  тоякларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен  кулланыла  торган тоякларны фиксацияләү станогын күрсәттеләр.

Соңыннан делегация бер үк вакытта 800 баш савым сыерын тотуга  исәпләнгән  яңа корпуста булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International