«Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек продуктлары брендларының илкүләм конкурсы илебездә икенче тапкыр уздырыла. Быел Татарстаннан 17 предприятие катнаша, алар арасында ит продукциясе, милли тәм-томнар, сырлар һәм виноград эчемлекләре җитештерүчеләр дә бар.
Менә безнең конкурсантлар:
1. Татарча какланган үрдәк ите. Үрдәкнең чи килеш какланган куе кызыл төстәге түш итенең нечкә телемнәре хуш исле, тәмле булуы белән, текстурасы белән дә үзенә җәлеп итә. Каклау өчен үрдәкнең сөяктән кул белән аерып алынган иң йомшак ите кулланыла. Үрдәк итендә концентрацияләнгән протеиннар, витаминнар һәм микроэлементлар күп – һәм, һичшиксез, хәләл традицияләргә туры килә. Җитештерүгә бары тик фермерлар тарафыннан Татарстан Республикасының экологик чиста районнарында, гормональ препаратлар һәм үсеш стимуляторлары кулланмыйча, натураль бөртекле ашлык ашатып үстерелгән үрдәкләр генә алына.
2. Алабуга прәннеге. Мондый прәннек җиләк-җимеш эчлеге белән ясалган, өстенә шоколадлы глазурь белән ароматлаштырылган сироп агызылган. Аннан татлы бал тәме һәм хуш исле дарчин исе килеп тора. Ул, табигый майлар кулланып, югары сортлы оннан әзерләнгән.
3. Алабуга квас эчемлеге. Эчемлек составында арыш һәм бодай оныннан коры катнашма, ферментланган коры арыш оны (солод), түбән калорияле купажлы сироп, 100% натураль квас сосласы һәм натураль алма согы бар. Үзенең уникаль составы аркасында Алабуга квас эчемлеге организмга уңай тәэсир итә һәм сусауны яхшы баса.
Конкурста шулай ук «Птичка Елабужская» конфеты, кәҗә сөтеннән әзерләнгән Лаеш сыры, Татарстан виноград эчемлеге, Татар Балы, Болгар үрдәк казысы, Казан үрдәге, татар казысы, каймак, катык, корт, бал, талкыш кәләвә, чәй һәм Казан чәк-чәге катнаша.
Сез үзегез ярата торган бренд өчен 20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр тавыш бирә аласыз. Үзегезгә ошаган тәмле ризыклар өчен https://russiantastes.ru сайтында тавыш бирегез! Әйдәгез, безнең тәмле ризыкларны бөтен Россия белсен!