Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында дуңгызчылык тармагында агымдагы вәзгыятькә багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев рәислегендә узды. Киңәшмәдә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Хезмәт министрлыгы вәкилләре, эре предприятиеләр һәм тармак берлекләре җитәкчеләре, шулай ук төбәкләрнең АПК идарәләре органнары вәкилләре катнашты. Чарада Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, дуңгызчылык тармагы социаль әһәмиятле юнәлештәге тармак. Дуңгызчылык предприятиеләре җитештергән продукция сәүдә челтәрләрендә киң ассортиментта тәкъдим ителгән һәм халык өчен кулай бәяләрдән сатыла.
Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, дуңгыз ите җитештерү буенча агымдагы вәзгыять уңай. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлары буенча, быел ул уңай динамика күрсәтәчәк һәм тере үлчәмдә 5,5 миллион тоннадан артып китәчәк.
“Безнең республика сәнәгати дуңгызчылык буенча Россия Федерациясенең алга киткән төбәкләренең берсе булып тора. Дуңгыз ите белән тәэмин ителеш бездә 113% тәшкил итә. Быел да, алдагы еллардагы кебек үк, бу тармакта уңай динамика саклана – 8 айда дуңгызлар җитештерү (тере үлчәмдә) узган ел белән чагыштырганда 3%ка артты һәм 66 мең тонна тәшкил итте”, - дип хәбәр итте Марат Җәббаров.
Бүгенге көндә Тукай муниципаль районының «Камский бекон» ҖЧҖендә, «Феникс» ҖЧҖендә, Буа районының «Авангард» ҖЧҖендә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «ТАТМИТ Агро» ҖЧҖендә үз сугым һәм эшкәртү цехлары бар.
Киңәшмә йомгаклары буенча Дмитрий Патрушев дуңгызчылык өлкәсендәге вәзгыятьне тотрыкландыруга юнәлдерелгән чаралар планын әзерләргә кушты.